Аксубай районы мәктәпләре яңа уку елы бусагасында: яңа идәннәр һәм ремонтланган азык-төлек блогы
Яңа уку елына Иске Кыязлы мәктәбе ныклап әзерләнгән.
Шушы көннәрдә мәктәптә район башлыгы Камил Гилманов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина булдылар.
Җәй буе Иске Кыязлы мәктәбендә сыйныфларда һәм коридорларда косметик ремонт, азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалды.
Мәктәпнең икенче катына линолеум җәю – яңа уку елына әзерлекнең соңгы аккорды булды.
– Икенче катта идәннәр тузган хәлдә иде, буяу гына ярдәм итми иде инде. Безнең көннәрдә хәтта буяу сатып алу да – чыгымлы. Әмма ата-аналар, авылдашлар һәм якташлар арасыннан линолеум сатып алырга ярдәм иткән иганәчеләр һәм меценатлар табылды. Һәркемгә рәхмәтебез чиксез, – ди Иске Кыязлы мәктәбе директоры Фирдәвес Зәйдуллина.
Мәктәп пешекчеләре исә үз мәктәп ашханәләрендә үзгәртеп коруга сөенәләр. Зөлфия Гайнуллина мәктәп ашханәсендә 37 ел пешекче булып хезмәт куя, аның ярдәмчесе Фәридә Хөснетдинова ике ел эшли. Алар мәктәп укучыларын һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итәләр.
– Ашамлыклар блогын ремонтлауга бик шатбыз, диварлар да, идәннәр дә, түшәмнәр дә, җиһазлар да – барысын да алыштырдылар, хәтта савыт-саба да яңа. Барыннан да бигрәк яңа плитәгә куандык, кухняның бөтен эше аңа бәйле, – диләр пешекчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев