Татарстанның Архив эше буенча Дәүләт комитеты планы нигезендә район Башкарма комитетының архив бүлеге район планеркасында катнашучылар өчен санитар икеайлык турында күргәзмә әзерләгән.
«Сельская новь» газетасының төрле еллардагы төпләнмәләреннән алынган материаллар кыштан соң район үзәгендә һәм авылларында тәртип урнаштырылуы, хезмәт коллективларының һәм район халкының бу эшкә ничек җаваплы каравы турында сөйли.
Шул ук вакытта күргәзмәдә райондагы чишмәләр турында да мәгълүмат алырга мөмкин иде. Рәсми мәгълүматлар буенча район территориясендә 130 чишмә бар, аларның бер өлеше төзекләндерелгән. Планеркада катнашучылар мәгълүмати күргәзмә белән зур кызыксыну белән таныштылар.
Нет комментариев