Аксубай китапханәсендә синемалогия кичәсе булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә синемалогия кичәсе булды

Аксубай үзәк китапханәсендә «BoOkВы» яшьләр китапханә антикафесы проекты кысаларында фильмнарны күмәк карау һәм шәхси кичерешләрне һәм эчке борчылуларны өйрәнү максаты белән фикер алышу буенча синемалогия кичәсе узды.

Катнашучылар кешелеклелек  кыйммәтләре һәм тормыш кыенлыклары турында җанлы фикер алышу уяткан “Человек-невидимка из 7 Б” кыска метражлы фильмын карадылар. Алар, сюжетны һәм геройларның үз-үзләрен тотышын анализлап, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. 

Шуннан соң кунаклар рәссам Николай Сироткинның “Осиротели” картинасы белән таныштылар, социаль һәм  эмоциональ җаваплылык темасына кагылдылар. 

Аннары  “Литературный Кто Я?” һәм “Элиас” дигән уен сессияләре оештырылды, алар дустанә атмосфера тудырды  һәм катнашучыларга иркен шартларда танышырга һәм аралашырга мөмкинлек бирде.  

Фото үзәк китапханә архивыннан.


Нет комментариев