Аксубай районының 102 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы Татарстан Республикасының федераль янгынга каршы хезмәтенең территориаль бүлекчәләре арасында күп төрле ярышларда зур уңыш белән чыгыш ясады.
Ярышлар Нурлатта узды һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сигез иң көчле командасын җыйды.
Программа сигез катлаулы этапны үз эченә алды, аларның һәркайсы катнашучылардан югары чыдамлылык, төгәллек һәм һөнәри осталык – янгын сүндерүчеләр реаль чакырулар вакытында очраша торган шундый ук йөкләнеш таләп итте.
Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча безнең вәкилләр – минималь вакыт һәм штраф баллары санын күрсәткән Ринас Галләмов һәм Андрей Новичков иң яхшылар булдылар. Алар лаеклы рәвештә төп приз – алтын кубок һәм җиңүче дипломы алдылар.
– Республика ярышларында ике тапкыр җиңүче булып, кыюлык һәм чыдамлык күрсәткәннәре өчен, 102 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре Риназ Галләмовка һәм Андрей Новичковка шәхсән үз исемемнән зур рәхмәт белдерәсем килә, – диде 102 нче янгын часте җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Ярышларда сезнең һөнәри күнекмәләрне күрсәтүегез чын рухи көч һәм эшкә тугрылык үрнәге булды.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, шулай ук киләчәктә һөнәри эшчәнлектә уңышлар телим. Сезнең хезмәт иң югары бәягә һәм тирән хөрмәткә лаек!
Нет комментариев