Ямбай авылында гомер кичерүче Фәйзә Хәмитовага 95 яшь тулды
Фәйзә Хәммәт кызы 1930 елның 8 декабрендә дөньяга килә һәм аның бөтен гомере Индустриаль (Ямбай) поселогында уза.
Тыл һәм хезмәт ветеранын истәлекле юбилее белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җылы котлады.
–Без чын күңелдән Сезгә хәзерге буын бәхетле һәм мул тормышта яшәсен өчен салган фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм Сезнең алда баш иябез, – диде рәсми кунак, бәйрәм сәбәпчесенә Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырып. – Сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын, күңел җылысын тоеп, шатлык-куанычларда гомер итүегезне телибез.
Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров, күпсанлы туганнары, сөекле балалары һәм онык-оныкчыклары да әбекәйне истәлекле туган көне белән тәбрикләп, үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Фәйзә әбинең балалык еллары да, яшьлек еллары да җиңел булмый – әти-әнисе гади крестьяннар булалар, ә инде 7 яшендә Фәйзә әтисез кала. Аның хезмәт биографиясендә авыр сугыш чорында Горький шәһәрендә торф чыгару эшләрендә катнашкан еллар да бар.
Фәйзә Хәмитова бик яшьли тол кала. Калган гомерен улына багышлый, башка гаилә кормый, колхозда төрле эшләрдә, нигездә терлекчелектә хезмәт куя. Ул эшләгән хуҗалык 1950 нче елга кадәр «Сукачы» дип атала, аннары «Большевик» совхозына кушыла, ә 1980 еллар ахырында «Сельхозтехника» оешмасының ярдәмче хуҗалыгы була.
Тантана сәбәпчесенең тырыш һәм намуслы хезмәте өчен алган «Хезмәт батырлыгы өчен» медале дә бар. Лаеклы ялга чыккач та, ветеран эшләвен дәвам итә, беркайчан да авыр эштән баш тартмый.
Ә улы Илгизәр – ананың аерым горурлыгы. Ул да гомере буена Индустриаль поселогында яшәгән, әнисенә һәрвакыт игътибарлы, ихтирамлы булган. Әбекәй улына да, килененә дә бик рәхмәтле. Бүгенге көндә әбекәйнең дүрт оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар!
Хөрмәтле юбилярның картлык көннәре тыныч, матур үтә. Ветеран якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп бәхетле гомер кичерә һәм башкаларга да матур тормыш тели.
Нет комментариев