Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

9 декабрьдә бөек шагыйрь Хәсән Туфанның туган көне

Аксубай халкы өчен бу бик мөһим, чөнки Аксубай районында 2025 нче ел Хәсән Туфан елы дип игълан ителде.

Бу җәһәттән В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәптә ел дәвамында расланган план буенча бихисап чара уздырылды.

Әлеге белем бирү учреждениесе олуг шагыйрьнең тууына 125 ел тулуны да зурлап билгеләп үтте.

Беренчедән якташ шагыйрьләрне һәм язучыларны укучылар белергә тиеш, икенчедән, мәктәп программасында өйрәтелә, өченчедән, биредә “Туфан дәвамчылары” клубы эшли, “Туфан классы” ачылды, “Туфанга бер дога” китабы авторы, мөгаллимә Әлфирә Галиева да әлеге мәгариф учреждениесендә укучыларга татар (ана) теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.

Мәктәптә уздырылган стандарт булмаган дәрес-экскурсияләрдә, дәрес-лекция, дәрес-уеннарда Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлына багышланган презентацияләр тәкъдим ителде, видеолар күрсәтелде, рәсем бәйгеләре оештырылды.

Чараларда Әлфирә Галиеваның якташыбызга багышлап язган шигырьләрен укуы, бәйрәмнәрне тагын да ямьләндерде. Шагыйрьнең “Юкмыш бабай малае” әкият-поэмасы буенча әзерләнгән интеллектуаль уенда да укучылар бик теләп катнаштылар, үзләренең сәнгать осталыкларын ачтылар.

Мәктәптә уку елы башында ачылган Туфан классы Иске Кармәт музей-йорты белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Укучылар Хәсән Туфан музее директоры Тәгъзимә Низамова бүләк иткән фотосурәтләрне кызыксынып карыйлар, Туфан тавышын саклаган пластинкаларны тыңлыйлар, шулай ук логотиплы бүләкләр дә аларның игътибар үзәгендә.

–Әлбәттә, безнең мәктәптә шагыйрьнең тормыш юлы белән дә, иҗаты белән дә танышу мөмкинлеге зур, – ди мөгаллимә. – Без балаларга мәктәптә аның күп кенә шигырьләрен өйрәтәбез. Балалар мәшһүр шагыйребез Хәсән Туфанны якыннан белсеннәр, аның исемен еллар үтү белән онытмасыннар өчен, аларга барысын да сеңдерергә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев