3 нче Аксубай мәктәбе командасы районны баскетбол буенча республика беренчелегендә тәкъдим итәчәк
Ярышлар агымдагы елның ноябрендә узачак.
Кичә «Юность» спорт комплексында 2008-2009 елгы малайлар командалары арасында баскетбол буенча ярышлар узды. Беренчелек ярышларында районның белем бирү учреждениеләреннән җиде команда катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча Иске Ильдеряк мәктәбе командасы – өченче, Иске Тимошкино мәктәбе командасы икенче урыннарны алдылар. Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары җиңүчеләр булдылар. Алар безнең районны ноябрь аенда узачак баскетбол буенча республика беренчелегендә тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев