Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аксубайлылар Яңа елны якынайталар
Сишәмбе көнне төштән соң Аксубайның үзәк мәйданында җанлылык хөкем сөрде. Район үзәге балалар бакчалары һәм мәктәпләре хезмәткәрләре, көннең салкын булуына карамастан, кар сыннары ясарга чыктылар. Көнчыгыш календаре буенча Әтәч елы булган яңа елны каршылап биредә әкияти могҗиза пәйда булды. Кар төерләре күз алдында әкият геройлары образын алды. Сыннарның нәкъ әкияттәгечә...
-
Яшь артистлар чыгышы
Урмандеево мәдәният йортында кызыклы һәм үзенчәлекле чара булып үтте. Сәхнә башлангыч мәктәп укучылары карамагында иде. Алар җырладылар, биеделәр, сәхнәләштерелгән тамашалар тәкъдим иттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмделәр. Залда балаларның талантларына чын күңелдән куанып әти-әниләр утырды. Яшь артистлар публика алдында югалып калмыйча, үзләрен ышанычлы тоттылар һәм чын артистларча чыгыш...
-
Аксубайда Мәүлед бәйрәмен билгеләп үттеләр
Бу атна ТР Мөселманнары Диния Нәзарәтеннән мәртәбәле кунакларның, Кама аръягы зонасы имам-мөхтәсибләренең, Ильяс Халиковның "Мөнбәр" театраль төркеменең килүе белән истәлекле булды.
-
Үзенчәлекле балалар өчен
Үзенчәлекле балалар ункөнлеге уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре кызыклы театральләштерелгән тамаша бүләк иттеләр. Бәйрәмдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин да катнашты. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә Кар кызы, Гномнар, Сихерчеләр белән тылсымлы тамаша күрсәттеләр. Үткән яңа ел бәйрәменә чакырылмый калган Сихерчедән тылсымлы яктырткычны кулга төшерү...
-
Бәйрәм итәчәкләр
Аксубайда Ватан геройлары көнен һәм РФ Конституциясе көнен тантаналы чаралар белән билгеләп үтәчәкләр. 9 декабрь көнне иртән иртүк район җитәкчелеге Социалистик хезмәт герое Валентина Сорокинаны котлаячак, ә сәгать 10да район Мәдәният йортында "Балкыш-Сияние" район ветераннары бәйгесендә катнашучыларның бәйрәм концерты була. Конституция көнендә авыл мәдәният йортларында һәм клубларда ике дәүләт бәйрәменә...
-
Шәкертләр беренчелектә
Нурлатта ТР мөселманнары диния нәзарәте игълан иткән Әхмәт Мәкъсудиның "Гыйбадәте Исламия" китабы буенча республика мөселманнар викторинасының зональ туры үтте. Зональ турда Кама аръягының алты районыннан 50дән артык бала катнашты. Аларга бирелгән тема буенча 45 сорауга җавап бирү бурычы йөкләнде. Аксубай районын Иске Ибрай мәчете каршындагы мәдрәсә укучылары тәкъдим итте. Виддан...
-
Аксубай мәдәният йортында Мәүлид бәйрәменә Мофти Камиль хазрат Самигуллин булачак
7 декабрь көнне 9 сәгать 30 минутта Аксубай мәдәният йортында Мәүлид бәйрәменә багышланган Ильяс Халиковның "Аклыкка илтсен юллар 2" дип исемләнгән театральләштерелгән яңа концерт программасы булачак. Бу чаранын кадерле кунагы мофти Камиль хазрат Самигуллин да булачак. Рәхим итегез!
-
Рухи кыйммәтләрне яшьтән үк тәрбияләргә кирәк
Аксубайда Чистай Епархиесенә кергән районнардагы яшьләр бүлекләренең хисап конференциясе булып үтте. Бүгенге көндә яшьләрнең дини хезмәте чиркәүдә мөһим билгеләнешкә ия. Билгеле булганча, Патриарх Кирилл да моңа аерым игътибар бирә. Районда үткән очрашу Епархиенең яшьләр бүлекләре эшләрен координацияләүгә багышланды. Дин әһелләреннән торган делегацияне нигездә яшьләр бүлекләре җитәкчеләре тәшкил итте. Безнең районга...
-
Полина Мулеева – "Назлы хатын-кыз"
"Нечкәбил" республика бәйге-фестивалендә катнашкан Аксубай гүзәле Полина Мулеева менә шундый титулны яулады.
-
Кыш Бабай туган көнен билгеләп үтте
Кыш бабайның Туган көне балалар арасында зур яңгырашка ия булды. Кыш бабайның туган көне уңаеннан игълан ителгән балалар иҗаты бәйгесеннән алган тәэсирләр сүнеп тә бетмәде, аксубайлылар кабаттан әлеге вакыйгага багышланган театральләштерелгән тамашага җыелдылар. Тантанада катнашучылар һәм аларның әти-әниләре район бәйгесенә тәкъдим ителгән кулдан ясалган әйберләр, рәсемнәр күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар....
-
Әнкәйләр хөрмәтенә
Балалар иҗат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр район Мәдәният йорты сәхнәсендә Әниләр көне уңаеннан концерт оештырдылар.
-
Аксубай чуашлары Самаренкинны хупладылар
Безнең районнан делегация Казанда Чуаш милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясендә катнашты. Аның эшчәнлегендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чуашстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Валерий Филимонов, ЧНКА Президенты Николай Угаслов, Чуашстан Республикасының мәдәният министры Константин Яковлев һәм Татарстанның төрле районнарыннан делегацияләр катнашты. Республикада исәп буенча өченче этник төркем булганга, чуаш халкы...
-
Мәдәният хезмәткәрләре – экранда
Якшәмбе, 27 ноябрь көнне, 18:00 сәгатьтә "ТНВ" телеканалында Аксубай районының мәдәният хезмәткәрләре катнашында "Башваткыч" телетапшыруы күрсәтелә.
-
Сәламләү көнендә
Китапханә хезмәткәрләре районның өлкән кешеләре белән дә, кече яшьтәгеләр белән дә актив эшлиләр. Күптән түгел балалар китапханәсендә Халыкара сәләмләү көненә багышланган чара үтте. Анда Аксубайның 3 нче мәктәбеннән 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар бәйрәм килеп чыгу тарихын игътибар белән тыңладылар, "38 тутый кош" мультфильмыннан өзек карадылар, теманы үз эченә...
-
Безгә еллар куркыныч түгел
30 ноябрь көнне Аксубайның Мәдәният йортында өлкән кешеләрнең "Безгә еллар куркыныч түгел" иҗади фестивале үтә. Бу турыда тулырак без оештыручыларның берсе - районның ветераннар советы рәисе Галина Бобкованың сөйләвен үтендек. - Бездә сәләтле кешеләр күп. Әлеге иҗади чараны оештырып, без өлкән кешеләргә тормыштан тәм табып, сөенеп яшәр өчен үзләренең интеллектуаль...