Хәвеф-хәтәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сүндерелмәгән тәмәке аркасында Аксубай районында өй янган, аның хуҗасы утта һәлак булган
Аксубай районында янгын чыгып өйне тулысынча юк итте, ут йорт хуҗасының гомерен алып китте, дип хәбәр иттеләр Россия МЧС ның ТР буенча ГУның матбугат хезмәтендә.
-
Әлмәт кешесе картасын «блокировкадан алу» өчен 100 мең сумга якын акча түләгән
Полиция бүлегенә гариза белән Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек бер ханым мөрәҗәгать иткән. Ул банк картасыннан алдау юлы 100 мең сумга якын акчасын урлауларын хәбәр иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
-
«Транснефть» резервуарындагы янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә чыгардылар
«РегионСпас» профессиональ авария-коткару берләшмәсе хезмәткәрләре резервуар төбеннән Татарстанда «Транснефть» насос-суырту станциясендә чыккан янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә алып чыкты.
-
Казанда транспорт дамбасында кар чистарту машинасы таксины бәрдергән
Казандагы транспорт дамбасында кар чистарту техникасы такси машинасын бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.
-
Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен үтергән
Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен пычак белән кадап үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм бала һәлак булган
Татарстанда «Хендэ» җиңел машинасы фура астына керә. Авариядә хатын-кыз һәм бала һәлак булды.
-
Чистай районында Кама елгасында боз астыннан балыкчы мәетен алганнар
Чистай районында Кама елгасында боз астыннан балыкчы мәетен алганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Балык Бистәсе районында «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, шоферы һәлак булган
Татарстанның Балык Бистәсе районында – М7 трассасында «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, шоферы һәлак булган.
-
Татар кызын чечен егетенә кияүгә урлаганнар: әнисе кызын кайтаруларын сорап Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать иткән
Татар кызын чечен егетенә кияүгә урлаганнар. Хәсрәткә баткан ана Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать иткән Түбән Новгород өлкәсенең Олы Рбишча авылында яшәүче Зөлфия Абделкадыйрова Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйровка кызын кайтаруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
-
«Камаз» белән бәрелешүдән соң «ВАЗ» пассажиры машинадан чыгып очкан
20 ноябрьдә Әлмәт-Җәлил юлында «ВАЗ» белән «КАМАЗ» бәрелешкән. Бәрелешкәч «ВАЗ» машинасында утырган бала чыгып очкан.
-
Лениногорскида төнлә чыккан янгында ир-ат мәетен тапканнар
Лениногорскида төнлә янган йортта өлкән яшьтәге ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Бала өстенә телевизор килеп төшкән
Ике яшьлек сабый комада.
-
Казанда балконда бикләнеп калган алты яшьлек баланы коткарганнар
Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бикләнеп калган алты яшьлек баланы коткарган.
-
Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова вафат булган
Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлованың бүген иртәнге 3:30да йөрәге тибүдән туктаган.
-
Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында фатирында ир-ат янып үлгән
Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында янгында бер ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.