Бәйрәмнәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Физкультурачы көне белән!
Хөрмәтле спортчылар, физкультурачылар, тренерлар, укытучылар! Соңгы елларда сезнең республика, россия дәрәҗәсендә ирешкән уңышларыгыз һәм казанышларыгыз ихтирам һәм соклану уята,-диелә район башлыгы Камил Гилмановның спортчыларны бәйрәм белән котлавында. -Район сезнең җиңүләрегез белән горурлана, сезнең ихтыяр көчегез, көчле характерыгыз, җиңүгә омтылуыгыз бәрабәренә алга таба да районның даны еракларга танылыр дип өметләнәсе килә....
-
Төзүчеләр көне белән!
Соңгы елларда районда төзелеш киң колач алды,-диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. -Торакларны һәм социаль билгеләнешетәге объектларны капиталь ремонтлау алып барыла, ветераннар өчен торак төзелә, яңа уку елы башланыр алдыннан капиталь ремонттан соң берничә мәктәп, ПЛ-88 файдалануга тапшырылачак. Боларның барысы да сезнең хезмәт нәтиҗәсе! Хөрмәтле төзүчеләр, төзелеш тармагы хезмәткәрләре, архитекторлар,...
-
Зәңгәр беретлылар бәйрәме
Узган атнада зәңгәр беретлылар үзләренең бәйрәмнәре-Россия һава-десант гаскәрләре оешуның 12 еллыгын билгеләп үттеләр. Десантчылар яшьләр үзәгеннән төз саф булып үзәк мәйдандагы трибуна каршына таба атладылар. Десантчы Александр Лизунов район башлыгына әзерлек турында рапорт бирде һәм бәйрәм башланды. Камил Гилманов сугышчы-десантчыларны сәламлап, десантчыларның-кораллы көчләрнең элитасы булуын билгеләп үтте, аларның гаиләләренә сәламәтлек,...
-
Зәңгәр беретлар бәйрәме
Иртәгә Россиядә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Элеккеге десентчылар Марсель Кутуев һәм Александр Лизунов инициативасы буенча тарихта беренче тапкыр бу көнгә багышланган район бәйрәме киң колач алачак. Сәгать 10.00 да десантчылар шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәйданына чакырыла, анда аларны район башлыгы Камил Гилманов, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан полковник Рәшит...
-
Икмәк тә бар, җыр да
Узган шимбәдә Чув. Енорускинода үткән Авыл көне "Икмәк булса, җыр да була" дигән гыйбарәне тагын бер кат исбатлады. -Аллага шөкер, без бүген ата-бабаларыбыз да хыялланмаган мул тормышта яшибез. Авыл көне бәйрәмен үткәрү ул безнең ата-бабаларыбызны искә алу, аларга дан җырлау йоласы дияргә була,-дип сөйли безнең белән әңгәмәдә авыл аксакалы Леонид...
-
Рамазан ае мөбарәк булсын!
Мөхтәрәм мөселман-мөслимә кардәшләрем! Барчаларыгызны рәхмәт, хата-гөнаһлардан арыну, тәмуг утыннан котылу ае, айларның солтаны-Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәм! Бу ай рәхмәте чиксез булган Раббыбызның безләргә булган бүләгедер. Рәхмәте чиксез булган, безләрне юктан бар итүче бердәнбер иләһебез-Аллаһу Тәгалә ,бу Рамазан ае уразаларыбызга да әҗерне чиксез иттереп бирсә иде. Бу- форсат һәм...
-
Авыл көне
Җәйнең иң матур мизгеле-Сабантуй бәйрәме. Ә менә яңа үзилеләр өчен бу бәйрәм үткән шимбәдә аерым бер үзгә төс алып "Авыл көне" дип билгеләп үтелде. Бәйрәм авылның үзәк мәйданында башланып китте. Бәйрәмне ачып, Илсур Мәхмүтов авылдашларын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмнең ниндиен генә үткәрсәң дә һәрчак финанс мәсьәләләренә килеп төртеләсең....
-
Бәйрәм белән, балыкчылар!
Балыкчы көне-балыкчылар тарафыннан июльнең икенче якшәмбесендә традицион бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәмнең килеп чыгуына бигрәк тә советлар заманында балыкчылыкның киң таралуы, балык каптырырга яратучыларның күбәюе сәбәп була. Вакыт үтү белән ул балыкчыларны берләштерүче һөнәри бәйрәмгә әверелә.
-
Россия почтасы көне белән!
Почта-ул борынгы элемтәләрнең берсе. Хәзерге заманда да ул коммуникацияләрнең иң гади һәм популяр чарасы булып калып, үз билгеләнешен югалтмый,-диелә район башлыгы Камил Гилмановның Россия почтасы көне уңаеннан почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннарына юллаган котлавында. -Почта элемтәсе бүген аралашуның иң әһәмиятле төрләреннән берсе. Рәсми язышулар, туганнарга һәм якыннарга юлланган хатлар, даими...
-
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!
Сәламәтлекне бернинди байлык белән дә чагыштырып булмый, ул бәхет һәм тулы кыйммәтле тормышның нигезе булып тора,-диелә район башлыгы Камил Гилмановның Медицина хезмәткәрләре көне белән котлавында,- шуңа бәйле сезнең хезмәтегез кешеләр өчен кирәк һәм һәрвакыт ихтирамга лаек. Кешеләр сәламәтлеген саклап калуда күп нәрсә сезнең квалификациягә һәм профессиональлеккә бәйле. Барлык табибларны, медицина...
-
Изгелек эшлиләр
Бүгенге көндә районның социаль өлкәсендә ике йөздән артык кеше эшли. Болар халыкны социаль яклау Идарәсе канаты астында берләшкән биш аерым коллектив-Республика матди ярдәм (компенсацияләр түләү) Үзәгенең № 4 нче филиалы, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка махсус һәм Аксубай интернат-йортлары, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты, «Нежность» халыкка социаль хезмәт...
-
Чәчү бетте – бәйрәм җитте
"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Трудолюбово" бүлекчәсе эшчеләре районда беренчеләрдән булып кече Сабантуй үткәрделәр. Алар иң яхшы агротехник срокларда бөртекле-кузаклы культураларны чәчү эшен төгәлләделәр, шул ук вакытта терлекчелек тармагында хезмәт куючылар да биткә кызыллык китермәскә тырышалар. Шундый уңышлы икътисади нәтиҗәләрне исәпкә алып караганда, Трудолюбово кешеләре бу бәйрәмгә бик тә лаеклылар. Бәйрәмне ачу тантанасында...
-
Авылның киләчәге бар
Якшәмбе көнне Алексеевка һәм Федоровка авылларында яшәүчеләр Авыл көнен билгеләп үттеләр. Быел авыллар оешуга 91 ел булды. Бәйрәм итү өчен ике авыл арасындагы матур табигатьле алан сайлап алынды. Кунаклар арасында район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, Нурлат-Октябрь нефтебазасы директоры Касыйм Шәрәпов, Илмир һәм Айдар Хафизовлар , авыл кешеләре...
-
Изгелек кылучылар
Бүген районның социаль хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Социаль хезмәткәр һөнәре эшлекле булудан тыш, киң күңеллелек, шәфкатьлелек кебек кешелеклелек сыйфатларын да таләп итә,-диелә район башлыгы Камил Гилмановның әлеге гуманлы кешеләрне бәйрәм белән котлавында. -Чын күңелдән Сезгә һәм Сезнең гаиләләрегезгә ныклы исәнлек, иминлек һәм эшегездә уңышлар телим.
-
Сабантуй мәйданы үзенә дәшә
Иртәгесе көннән районның авыл җирлекләрендә кече Сабантуйлар үтә. Дүшәмбе, 11 июнь көнне, район халкын Аксубайның Сабантуй узачак төп мәйданы үзенә чакыра. Сабан бәйрәме сәгать 10.00 да башлана. Күркәм гадәт буенча бу көнне авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү була. Мәйданда шулай ук массакүләмле уеннар, аттракционнар оештырыла. Сәгать 11.30 да ат-спорт ярышларын яратучыларны...