Бәйрәмнәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
ЗАГС органнарына 95 ел
Киләсе атнада илебез ЗАГС органнары оешуның 95 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге хезмәтне безнең районның ничәмә-ничә буыны елъязмаларын теркәүче орган дип атарга була. ЗАГС органнарының барлык хезмәткәрләре дә яңа туган балаларны, никахларны теркәүне, аерылышуларны оформить итүне, кешеләр үлеменә соңгы нокта куюны гамәлгә ашыралар. Аларның эшләре дә замана белән атлый, «амбар» китаплары...
-
Бәйрәм белән!
10 ноябрь-Эчке эшләр хезмәткәрләре көне һәм район полициясе коллективын әлеге күркәм дата белән котлап, аның имин тормышта да кыюлык һәм батырлык таләп иткән һөнәр булуын билгеләп үтәргә кирәк,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилмановның бәйрәм котлавында.-Җәмгыятьтә хокук тәртибен, гражданнарны төрле кул сузулардан саклауны тәэмин итү һәркемнең дә хәленнән килми. Менә шуның...
-
Изгелек бәйрәме
Үткән пәнҗешәмбе көнне мөселманнар ислам диненең иң бөек бәйрәмнәренең берсе Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Иртәнге намазга кадәр районның төп мәчетенә бик күп халык җыелды. Мәчет бинасы бәйрәм вәгазен тыңларга, ә аннан соң бәйрәм намазын укырга килүче мөселманнар белән шыплап тулган иде. Корбан гаете бәйрәмендә район башлыгы Камил Гилманов, район оешмалары...
-
Мөселманнар, бәйрәм белән!
Корбан бәйрәме - нигезендә изгелек, миһербанлык, якыннарың турында кайгырту кебек рухи кыйммәтләр яткан бөек бәйрәм, - диелә район башлыгы Камил Гилмановның район гражданнарына бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатендә. - Корбан бәйрәме көннәрендә эшләнгән бер изге эш шундый меңләгән эшкә тиң. Барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, үзара килешү һәм иминлек телим..
-
Корбан гаете мөбәрәк булсын!
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән котлыйм. 25 октябрь көнне булачак Корбан гаетебез, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр...
-
Гражданнар оборонасына–80 ел!
Иртәгә Россиядә Гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулу билгеләп үтелә!-дип билгеләп үтте Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов әлеге дата уңаеннан үзенең мөрәҗәгатендә. Гражданнар иминлеген тәэмин итү буенча хәл ителергә тиешле мәсьәләләр, бурычлар елдан-ел киң колач ала бара. Өстәвенә табигый, техноген характердагы афәтләр, террористик гамәлләр гасырында. Монда ГО системасына җәлеп...
-
Ветераннарны онытмыйлар
Аксубай районы буенча МВД бүлегендә ветераннарга аерым хөрмәт һәм ихтирам белән якын киләләр. Аларны гадәти көннәрдә дә онытмыйлар-аларның тәҗрибәсе яшь коллегалары арасында һәрвакыт кирәк. Һөнәри хезмәткә бәйле даталарда гына түгел, туган көннәрдә, гаилә вакыйгаларында да алар җитәкчелек һәм бүлек ветераннары Советы тарафыннан билгеләп үтеләләр. Күптән түгел бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин,...
-
Бәйрәм белән!
Кадерле якташлар! Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар, өлкән буын кешеләре! Чын күңелемнән сезне Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбриклим!-диелә Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. 1 октябрь-буыннарның өзелмәс бәйләнешен, безнең өлкәннәр алдындагы бурычыбыз турында искәрткән олы бәйрәм ул! Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, сезнең актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә...
-
Суверенитет бизәкләре
Татарстан суверенитеты көнен аксубайлылар үзәк мәйданда бәйрәм иттеләр. Һава торышының болытлы булуы, яңгыр явып тору да бәйрәмнең ямен җибәрмәде. Бәйрәм районның төп милләтләре дуслыгын символлаштырган рус, татар, чуаш милли үзәкләренең үз туган телләрендә җырлап-биеп тантананы ачып җибәрүе белән башланып китте. Милли үзәкләр мәйдан уртасына өстәлләр куеп, теләүчеләрне милли ризыклар белән...
-
Иң яхшыларны бүләкләделәр
Сентябрьнең беренче якшәмбесендә район хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Тантаналы шартларда район газчыларын район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин һәм "Лениногорскгаз" ЭПУ начальнигы Әнәс Вәлиев котлады. Район газчылары халыкка, коммуналь-көнкүреш һәм сәнәгать предприятиеләренә өзлексез газ бирүне тәэмин итәләр. Без бүген зәңгәр ягулыкның...
-
Белем көне белән!
Белем көне-ул һәр гаилә әзерләнеп көтеп алган бәйрәм. Ул балаларны да, чәчләренә чал кунган олы яшьтәге кешеләрне дә тетрәндергән тантана. Бу көнне беренче тапкыр беренче сыйныфка баручы балаларга мөгалләмә аерым. 1 сентябрьдә безнең хөрмәтле укытучыларыбызга да, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә дә зур ихтирам күрсәтелә, диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында....
-
Республика көне белән!
Иртәгә Татарстан халкы Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул иткән көнне билгеләп үтә. 1990 елның 30 август көне республиканың тарихи елъязмасына мәңгегә кереп калачак. -Республика үсешенең борылыш этабында кабул ителгән Декларация Татарстан дәүләтенә яңа юл ачты,- дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. Барлык район халкын бәйрәм белән тәбрик итеп,...
-
Язучыны искә алу
21 август, сишәмбе көнне сәгать 10 да Яңа Үзидә Газиз Кашапов-Үзиле музеенда якташыбыз - язучы, журналист һәм публицист Газиз Кашаповның 70 яшьлек юбилеена багышланган чара үтәчәк. Газиз Кашапов-Үзиле 1942 елның 21 августында Яңа Үзи авылында туа. Аның иң беренче китабы 1974 елда дөнья күрә. Бу көнне язучының кече ватанына танылган...
-
Рамазан гаетебез мөбәрәк булсын!
Мактау-хәмедләребез ,барча барлыкның Хуҗасы-Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз расүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби - кирам дусларына ирешсә иде. Без, мөселманнар, бу айны дулкынланып көттек һәм Раббыбызга карата булган тәкъвалык, тәвәкәллек белән олуг ураза гыйбәдәтендә уздырдык, инде Рәхмәт, Мәгъфирәт, Җәһәннәмнән котылу аен кайгырып озатабыз.Сөекле рәсүлебез (Аллаһның аңа...
-
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!
Сезне изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме башлануы белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмдә исламның күп гасырлык традицияләре, аның әхлакый идеаллары чагылыш таба. Безнең район территориясендә күпмилләтле халык яши.Без мөселман һәм правослау бәйрәмнәрен бергәләп бәйрәм итәбез. Ураза бәйрәме-күңел чистаруы, шәфкатьлелек һәм изге гамәлләр кылу бәйрәме. Ә бу кыйммәтләр дин тотучы...