Бәйрәмнәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бердәмлек бәйрәме
12 июньдә без, аксубайлылар, борынгыдан килгән Сабантуй бәйрәмен, чагыштырмача «яшь» булган дәүләти бәйрәм рәсми билгеләнешен 2002 елның 1 февралендә алган Россия Көне белән бергә бәйрәм итәбез. Аның үзенчәлеге шунда - бу ике бәйрәм дә Россиядә һәм безнең Республикада яшәүче халыкларны берләштерә. Сабантуй, шул ук Акатуй (ака-чәчү), тарихи документлар буенча 987...
-
Матбугат көне белән!
Район газетасы районның иҗтимагый-сәяси тормышына ныклап үтеп керде. Бүген ул икътисад һәм социаль проблемаларны, халыкның рухи бердәмлеген элеккегә караганда да күбрәк яктырта, диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. Матбугат бәйрәме - ул "ирек" һәм "җаваплылык" төшенчәләренең үзара ныклы бәйләнешен тагын бер кат искә төшерү өчен сәбәп булып тора. Чөнки каләм...
-
Без сезгә мәңге рәхмәтле ветераннар!
Җиңү безгә миллионлаган корбаннар хакына насыйп булды. Аксубай төбәге 1945 нче елның җиңү мае өчен бик күп кеше гомерләре белән түләде. Аксубайдан 10800 ир-ат фронтка китә, шуларның 5700 генә туган җиргә әйләнеп кайта. Ә инде сугыштан соң гаилә корып, балалар үстерә алмыйча сугыш яраларыннан вакытсыз арабыздан киткән сугышчыларның саны да...
-
Җиңүнең 67 еллыгына!
9 май алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кешегә һәм тыл хезмәтчәннәре адресына котлау хатлары килде. Анда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов фронтларда батырлык күрсәткән һәм тылда фидакарь хезмәт куйган данлыклы буын вәкилләренә чын йөрәктән рәхмәт белдерә. Ветераннарга күңел көрлеге һәм озын гомер тели. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Россия Федерациясе Кораллы...
-
Җиңү бәйрәме белән!
Кешелек тарихында иң канкойгыч сугышның тәмамлануын бөтен дөньяга хәбәр итеп җиңү салютлары күккә атылган көннән алып 67 ел вакыт үткән,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. - 9 Май безнең өчен һәрвакыт изге булды. Җиңү алып килгән 1945 елның мае бездән никадәр ераклашкан саен, безнең җиңүне якынайтучыларга карата мөнәсәбәтебез шулкадәр...
-
Аның тормыш юлы
1 майда «Сельская новь» газетасының элеккеге мөхәррире Александр Заварихинга 80 яшь тула. 1948 нче, сугыштан соңгы авыр елда, һөнәр училищесын яңа гына тәмамлаган 5 нче разрядлы слесарь Александр Заварихин Казанның 16 нчы (моторлар төзү) заводына эшкә җибәрелә. Әлеге предприятиедә ул беренче тапкыр булачак һөнәренә тартыла башлый һәм алга таба ул...
-
Район хатын-кызларына
Без иң якты бәйрәмнәрнең берсе - 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен зур дулкынлану һәм күңел җылылыгы белән каршылыйбыз,- диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.- Яз, мәхәббәт, чәчкәләр, елмаю кебек иң күркәм сыйфатлар нәкъ менә әлеге бәйрәм белән бәйле... Иң кадерле, газиз булган- ана, апа-сеңел, хатын- кыз образлары иң авыр минутларда...
-
Әфганны искә алып
15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 23 ел тулды. Шул көннән алып сугышчы-әфганчылар әлеге тарихи вакыйганы ел саен билгеләп үтәләр. Районда күркәм традиция буенча Яшьләр үзәгендә уннарча ел элек әлеге таулы илдә һәр көнне үзенең гомерен куркыныч астына куеп хезмәт итүчеләр җыелды. Тантаналы чарада район, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешма...
-
Яңа Ибрай мәктәбе укучылары иҗаты
Һәрчак күңелдә Тормыш ачысын күп күреп Яшьли ятим калгансың. Бары белем аша гына Тәҗрибә туплагансың. Унсигез яшьлек Мансурны Язмыш китергән Чәтрәнгә. Шушы авыл халкы өчен Әйләнгән ул үз кешегә. Кыска вакыт арасында Зур эшләр башлап йөрдең. Яшь буын белем алсын, дип Яңа мәктәп төзеттең. Язмыш җиле юкка гына Китермәгән Чәтрәнгә....
-
Галимне искә алу
Халкыбыз талантларга бай. Татар халкы һәрбер дәверне үзенчәлекле әдипләр белән куандыра алды. Шундый әдипләрнең берсе - педагог, галим, татарлардан беренче философия фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Мансур Ибраһим улы Абдрахманов. Безнең Яңа Ибрай авылы халкы өчен ул зур хөрмәткә ия булган шәхес. Авыл үзәгендә белем һәм тәрбия учагы булган...
-
Якташ истәлегенә
31 гыйнварда педагог, галим, татарлардан беренче философия фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, 1963-72 елларда ТАССРның Югары Совет Рәисе Мансур Абдрахмановның тууына 100 ел тула. Мансур Ибраһимович туган көнне-Казан Федераль университетында, 3 февральдә галимнең исемен йөрткән Яңа Ибрай мәктәбендә юбилей чаралары уза. Алар башланды инде. Бу көннәрдә мәктәптә күренекле якташыбызга...
-
Хокукларны һәм ирекне яклап
2012 елның 12 гыйнварында Россиядә прокуратура органнары оешуның 280 еллыгы билгеләп үтелә. 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Россия прокуратурасына нигез сала. Петр I нигез салган прокуратура эшчәнлеге төрле эшләрдәге тәртипсезлекләр, гадел булмаган суд эшчәнлеге, ришвәтчелек һәм законсызлык китереп чыгарган гаделсезлекләрне «юк итү яки йомшарту» бурычын үз эченә ала. 18...
-
Бөек бәйрәм белән!
Хөрмәтле район гражданнары! Менә безнең өйләребездә дә якты Раштуа бәйрәме килде. Ул шулай ук безнең берүк вакытта катлаулы хәл итүләр һәм икътисадтагы позитив үзгәрешләр елы булган узган елга йомгак та ясый,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. -Монда сезнең дә өлешегез, тырышлыгыгыз бар. Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән туган төбәкне...
-
Лицейда Туфан айлыгы
Декабрьдә җир-җәя Хәсән ага Туфанның туган көне билгеләп үтелә. Әле җир-җәя генә дип әйтү дә бик дөрес булмас, чөнки Туфан исеме галәм чигендәге йолдызларга ук барып иреште. Билгеле инде, шагыйрьнең кендек каны тамган җирдә олысы-кечесенең авызында гел Туфан булыр. Безнең лицей да чаралар планын күптән әзерләп куйган иде. Быел фән...
-
Туфан истәлегенә укулар
Декабрь аенда Хәсән Туфан музей-йорты район мәгариф бүлеге белән берлектә шагыйрь Хәсән Туфанның туган көненә багышланган бәйге игълан иткән иде. Бәйге өч номинациядә үткәрелде:1-4 нче сыйныф укучылары арасында рәсемнәр конкурсы, югары сыйныфлар өчен Туфанга багышлап шигырь язу һәм Х.Туфан иҗаты буенча фәнни-тикшеренү эшләрен башкару. Укучылар бәйгедә актив катнаштылар. конкурска бик...