Мәдәният йортларын ремонтларга
2016 ел Шәрбән авыл җирлеге өчен актив һәм позитив булды. Санитар-эпидемиологик торышны яхшырту өчен язын авылны төзекләндерү буенча айлык игълан иткәннәр. Авыл кешеләре шулай ук "Чиста йорт", "Чиста урам" бәйгеләрендә дә теләп катнашканнар. "Чиста йорт" номинациясендә Илгиз Хәйруллин гаиләсе җиңү яулаган. Октябрь урамы чисталык һәм тәртип буенча калганнарга үрнәк булган....
2016 ел Шәрбән авыл җирлеге өчен актив һәм позитив булды.
Санитар-эпидемиологик торышны яхшырту өчен язын авылны төзекләндерү буенча айлык игълан иткәннәр. Авыл кешеләре шулай ук "Чиста йорт", "Чиста урам" бәйгеләрендә дә теләп катнашканнар. "Чиста йорт" номинациясендә Илгиз Хәйруллин гаиләсе җиңү яулаган. Октябрь урамы чисталык һәм тәртип буенча калганнарга үрнәк булган.
Авыл кешеләре ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә субсидияләр бүлеп бирү программаларында актив катнашалар. Ике шәхси йорт хуҗалары сөтчелек юнәлешендәге мини-ферма төзүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтарганнар, аларга 200әр мең сум акча бүлеп бирелгән. Гомумән алганда Шәрбән авылы кешеләре шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баруга дәүләттән 931 000 сум күләмендә ярдәм алган. 2016 елда халыктан 203 325 литр сөт җыйганнар, аның гомуми суммасы 3 456 000 сум тәшкил иткән. Сөт тапшыруда Зайнуллиннар шәхси ярдәмче хуҗалыгы - 1 урынны, Ибраевлар - 2 урынны, Камалиевлар 3 урынны алып тора.
Узган елда үзара салым хисабына (гомуми күләме 600 000 сум) күперне ремонтлаганнар, авыл урамнарына салу өчен 500 000 сумга вак таш кертелгән.
Агымдагы елга бурычлар: республика программасы буенча авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясарга, авыл юлларын яхшырту эшләрен дәвам итәргә, аларга вак таш түшәргә, иске скважинаны сафка бастырырга, күперне ремонтларга, җирлек территориясендәге санкциясез чүплекләрне бетерергә, чишмәне төзекләндерергә, зираттагы карт агачларны кисәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев