Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Рәсми

Газлаштыру дәвам итәчәк

Урмандеево авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышында "Татнефтепром - Зюзәйнефть" ААҖ генераль директоры, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Хисап чорында җирлек территориясендә уңай якка үзгәрешләр аз булмаган. Шуларның иң әһәмиятлеләре - Урмандеевога кадәр (7 километр озынлыкта) европа сыйфатында асфальт юл салу һәм Заря поселогына кадәр (3 километр...

Урмандеево авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышында "Татнефтепром - Зюзәйнефть" ААҖ генераль директоры, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.

Хисап чорында җирлек территориясендә уңай якка үзгәрешләр аз булмаган. Шуларның иң әһәмиятлеләре - Урмандеевога кадәр (7 километр озынлыкта) европа сыйфатында асфальт юл салу һәм Заря поселогына кадәр (3 километр озынлыкта) кыр капкасы урнаштыруны да үз эченә алган юлга вак таш түшәү. Урмандеевода да матур итеп бизәлгән кыр капкасы урнаштырылган.

Үзара салым һәм республикадан өстәлгән акчаларга Сосновка, Заря һәм Кече Акташ поселокларында урамнарга җәю өчен вак таш сатып алынган һәм кайтарылган. Әлеге материалның гомуми күләме - 800 тоннага кадәр (февраль аенда аның калган өлешен - 202,5 тоннасын кертү планлаштырыла). Сидул Ерыклы авылында суүткәргеч челтәрен яңартуга 850 метр полиэтилен торба сатып алганнар. Савгач авылы халкы, Шамил Яһудин һәм Татавтодорның Аксубай бүлекчәсе ярдәме белән үзәк биләмәдә 500 метр озынлыгындагы юлга вак таш җәелгән. Урмандеево һәм Савгач авыллары зиратлары коймаларын яңартуга 45 аралык (3әр метрлы) тимер койма сатып алганнар. Узган елда өч грант отканнар: яңа ел бизәлеше өчен - 200 мең сум, Заря поселогында чишмәне төзекләндерүгә - 300 мең сум, янгыннан зыян күргән Урмандеево кешесенең торагын төзекләндерүгә 150 мең сум күләмендә. Авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклар 11 миллионнан артык суммага сөт җыеп тапшырганнар.

Агымдагы елга планнар: Сосновка авылын газлаштыру, Заряда чишмәне төзекләндерү, Савгачта карьерны куаклар утыртып төзекләндерү, үзара салым акчасына авыл эчендәге урамнарны тәртипкә китерү, Савгач һәм Урмандеево авыллары зиратлары коймаларын төзекләндерүне төгәлләү, Сосновкада, Кече Акташта һәм Савгачта урамнарны яктырту системасын үзгәртеп кору.

Утырыш азагында район башлыгы Камил Гилманов Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаевка республика башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруга өлеш керткәне өчен Казан шәһәренең Совет районы хакимияте башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Савгач авыл кешесе Владимир Тимофеев Урмандеево авылы җирлеге Советыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев