Бистәнең Ленин урамы, 12нче, 14нче һәм 16нчы йортлары ишегалдында күпсанлы күршеләр һәм кунаклар җыелды, ә үтеп баручы кешеләр бәйрәмгә кызыксынып кушылдылар.
Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин сәламләде.

– Бистәдә күп нәрсә яхшы якка үзгәрә, – диде ул. – Территориябезнең ничек үзгәрүен күрү бик күңелле. Татарстан Республикасы Рәисе программасы ярдәмендә инфраструктура яңартыла, һәм болар барысы да — халык файдасына. Ишегалларын ремонтлау төгәлләнгән инде, әмма яңарту шатлыгы кала. Быел районда күп эшләр башкарылды һәм алар алга таба да дәвам итәчәк.
Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре тамашачыларга чын талантлар калейдоскобын бүләк итте. Кичәдә катнашучыларның игътибарын «Туган як матурлыгы» сәнгать бүлеге укучыларының иҗади эшләре күргәзмәсе җәлеп итте. Монда ук әлеге йортта яшәүче һәвәскәр рәссам Геннадий Золинның картиналарын да күрергә мөмкин иде.

Кичә программасында балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында лирик һәм күңелле җырлар яңгырады, укытучы Илфат Галимов баянда уйнавы белән сөендерде. Хореограф Руфинә Сафиуллина флешмоб үткәрде, анда төрле яшьтәге тамашачылар бик теләп катнашты.

Китапханәчеләр «Тылсымлы пластилин» дигән мавыктыргыч осталык дәресе әзерләделәр. Балалар үз хыялларындагы җәйге ишегалдын рәсемгә төшерделәр, пластилиннан якты картиналар ясадылар һәм үзләрен гади декоратив-гамәли иҗат техникасында сынап карадылар.

Балаларны шулай ук өстәл уеннары җәлеп итте — классик лотодан алып төрле яшьтәге балалар өчен заманча үсеш уеннарына кадәр. Осталык дәресләренә ата-аналар да кызыксынып кушылды.

Нет комментариев