Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алдаркаракларга – утыз мең

Алдаркараклар пенсионер ханымның банк картасыннан утыз мең сум акчасын салдыралар. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз кредит картасын рәсмиләштерә, әмма аңардан файдаланмый, кирәк була калса, дип үзендә тота. Шул банктан аның икенче картасына пенсия акчасын күчерәләр. -Ике картага да "Мобильле банк" хезмәте тоташтырылган була. 18 август көнне пенсионерка өендә Интернеттан яңалыклар...

Алдаркараклар пенсионер ханымның банк картасыннан утыз мең сум акчасын салдыралар.


Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз кредит картасын рәсмиләштерә, әмма аңардан файдаланмый, кирәк була калса, дип үзендә тота. Шул банктан аның икенче картасына пенсия акчасын күчерәләр.
-Ике картага да "Мобильле банк" хезмәте тоташтырылган була. 18 август көнне пенсионерка өендә Интернеттан яңалыклар белән танышу өчен компьютер артына утыра һәм көтмәгәндә яңалыклар тәрәзәсендә, аңа хезмәтләр тәкъдим иткән банкның Россиянең башка эре банклары белән бергә «Алтын көз» акциясе үткәрүе, йөз мең сумлык отыш тәкъдим итүе турындагы хәбәр ачыла, - дип мошенникларның алдашу схемасына аңлатма бирде тикшерүче Евгений Рахманкулов. - Әлеге биткә баскач: «Сез приз иясе булдыгыз», - дигән хәбәр килә. Аның артыннан ук: «Банк картасы номерын кертегез», - дип язылган тагын бер хәбәрне укый ул. Шатлыгы эченә сыймаган ханым башта пенсия картасы номерын, аннан соң пароль саннарын яза. Карта номерын керткәндә банктан: «Парольне беркемгә дә әйтергә ярамый, хәтта банк хезмәткәренә дә», дигән хәбәрнең килүе дә аны бу адымнан туктата алмый.
Ул гына да түгел, хатын-кыз, беренче картада акча юк, икенче карта номерын җибәрегез, дигән хәбәрдән соң да үзенең алдакчылар кулына эләккәнен аңлап җиткерми. Ул кредит картасы номерын, парольне кертә. Ханым 29318 сум 40 тиен күләмендә сатып алу гамәле кылынуы һәм картада калган баланс суммасы турында СМС-хәбәр алганнан соң гына үзенең алдакчылар корбанына әверелүенә төшенә.
Полиция хезмәткәрләре район гражданнарына банк карталары белән нинди генә гамәл кылганда да сак булырга чакыра. Кагыйдә буларак, җитди банк, СМС-хәбәр аша акча хәрәкәте турында хәбәр итә, хәтта карта номерын һәм парольне башка кешеләргә әйтергә ярамаганлыгы турында да кисәтә.

фото https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=613736601f9e131cefc369437b131bf0&n=33&h=170

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев