02 хезмәте
25 гыйнвардан алып 1 февральгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 44 гариза һәм хәбәр кергән. Шуларның җидесе - җинаять кылу маддәсенә туры килә. Җиде юл һәлакәте булган, аларда зыян күрүчеләр юк. 17 гыйнварда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә бер ир-ат үзе белән яшәүче хатынга һәм аның балигъ...
25 гыйнвардан алып 1 февральгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 44 гариза һәм хәбәр кергән.
Шуларның җидесе - җинаять кылу маддәсенә туры килә. Җиде юл һәлакәте булган, аларда зыян күрүчеләр юк.
17 гыйнварда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә бер ир-ат үзе белән яшәүче хатынга һәм аның балигъ булмаган балаларына үтерү белән яный. Хатын-кызның уң як ботына ул пычак белән кадый. Әлеге факт буенча тикшерү чаралары алып барыла.
20-27 гыйнвар көннәрендә Иске Ибрай авылындагы машина-трактор паркы территориясендә торган МТЗ тракторыннан ике аккумулятор һәм стартер урлана. Оператив эзләнү эшләре алып барыла.
Аксубайда яшәүче берәүнең сәүдә үзәгенә килү максаты әйбер сатып алу булмый - 18 яшьлек егет монда алдан ук ут сүндергечне күреп алган була һәм, мөмкинлектән файдаланып, аны курткасы эченә яшерә. Кибеттә видеокүзәтү камерасы булганлыктан полиция хезмәткәрләре җинаятьне "кайнар эздән" ачалар. Егет караклык өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Аксубай районында Самара өлкәсе гастролерлары пәйда булган. 29 гыйнвар көнне алар Киса авылында өч хуҗалыкка үтеп кергәннәр. Әлеге авылда яшәүче берәүнең келәтеннән сыер ите, ике түшкә каз һәм бройлер урлап чыгып, хуҗага 6300 сумлык зыян китерәләр. Икенче йорт гаражыннан аккумулятор, балык тоту палаткасы, дүрт кеше урынлы сәяхәт палаткасы урлана - зыянның гомуми суммасы 4700 сум. Ә менә өченче хуҗалыкка карак керә алмый - аны йорт хуҗасы тоткарлый һәм полиция хезмәткәрләрен чакырта. Ул кулга алынган, оператив тикшерү чаралары алып барыла.
30 гыйнвар көнне Аксубай хастаханәсенә район кешесе, 42 яшьлек ханым "ябык баш мие имгәнүе, баш мие селкенү" диагнозы белән аңсыз хәлдә китерелә, медицина хезмәткәрләре аның тәнендә күпсанлы кан оешуны ачыклыйлар. Ханымны гаиләдә чыккан гауга вакытында бергә яшәүче ир кыйный.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча шалтыратып Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев