Бюджет үтәлгән
Киңәйтелгән граҗданнар утырышында Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова хәбәр иткәнчә, җирлекнең бюджеты 104,5 процентка үтәлгән.
Җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең берсе - халыкның ял вакытын оештыру. Ике авыл клубы һәм бер авыл китапханәсе мәдәният учаклары булып торалар. Искеүзилеләргә мәдәният йортының техник базасын яңартырга - яңа яктырту җиһазлары, компьютер сатып...