Карантинлы амброзиягә каршы көрәш игълан итәргә
Районда фитосанитар проблемага багышланган киңәшмә узды.
Җыелучылар район территориясенең карантин торышы, 2018 елга карантинлы чүп үләннәрен бетерү, аларга каршы көрәш буенча чаралар үткәрү планы; авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, аларны саклау һәм куллану шартлары буенча РФ кануны таләпләрен үтәү мәсьәләләрен тикшерделәр.
Киңәшмә эшендә җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары, авыл җирлекләре башлыклары,...