Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уңышка омтылган мәктәп

Ел саен уку елы нәтиҗәләре буенча район мәгариф бүлеге белем бирү учреждениеләре рейтингын үткәрә һәм берничә ел рәттән аңарда 3 нче Аксубай урта мәктәбе алдынгы урынны алып тора. Күптән түгел мәктәпләрне яңа уку елына иң яхшы хәзерләү бәйгесе нәтиҗәләре буенча, Кама аръягындагы мәктәпләр арасында әлеге мәктәп өченче урынны алды. Монда...

Ел саен уку елы нәтиҗәләре буенча район мәгариф бүлеге белем бирү учреждениеләре рейтингын үткәрә һәм берничә ел рәттән аңарда 3 нче Аксубай урта мәктәбе алдынгы урынны алып тора.

Күптән түгел мәктәпләрне яңа уку елына иң яхшы хәзерләү бәйгесе нәтиҗәләре буенча, Кама аръягындагы мәктәпләр арасында әлеге мәктәп өченче урынны алды. Монда мәктәп яны территориясе торышына да, бинаның, спорт залының техник һәм санитар хәле дә исәпкә алынды.
-Заманча тормыш яшь буыннан һәрдаим алмашынып торган шартларга яраклашуны, дөрес фикерләү һәм тирән белемле булуны таләп итә,-дип сөйли мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева. -Безнең мәктәп коллективы әнә шул бурычлар өстендә эшли.
Республика һәм Рәсәй бәйгеләре, ярышлары җиңүчеләре-моның дәлиле. "Ел укытучысы" район бәйгесендә ике ел рәттән җиңүгә ирешкән укытучылар республикада үткәрелгән шундый ук бәйге лауреатлары булдылар. Бу Лилия Хуҗиәхмәтова һәм Ләйсән Дәүләтшина. Дүрт укытучы, Лилия Хуҗиәхмәтова, Марина Пескарева, Екатерина Пензенцева, Михаил Гаврилов "Иң яхшы укытучы" грантына ия булдылар, ә Владимир Королев "Иң яхшы ИКТ укытучысы" грантын яулады. Өч укытучы район башлыгы гранты алды. Быел исә, республикада үткәрелгән үтә дә кырыс бәйгене үтеп, инглиз теленә өйрәтүче өч укытучы Бөекбританиядә стажировка үттеләр. Болар-Нина Краснова, Людмила Кандалина һәм Надежда Рябова. Нина Краснова чит илдә булудан алган тәэсирләре белән уртаклаша.
-Әлеге илдән алган тәҗрибәгә бәя биреп бетергесез,-ди Нина Петровна. -Без музыкантлар өендә яшәдек, алар белән аралаштык, Англиянең көнкүреше һәм кухнясы белән таныштык. Урамда кешеләр белән сөйләштек, Брайтон университетында укыдык, экскурсияләргә йөрдек, гомумән Европа сулышын тулы күкрәк белән суладык. Безне бәйгедә катнашуга өндәгән хакимияткә, шундый мөмкинлек тудырган министрлыкка рәхмәтебез чиксез.
Шуны да әйтеп үтәсе килә, әлеге мәктәпнең ике укучысы БДИны йөз баллга тапшырдылар. Химия буенча мәктәпнең уртача нәтиҗәсе-81,88 балл, бу исә райондагыдан ике тапкырга диярлек югарырак (45,68), республика буенча -75,0 балл. Инглиз теле, информатика һәм ИКТ фәннәре буенча күрсәткечләр искиткеч югары.
Болардан тыш, мәктәп "Мәктәп дәресләрдән соң" гранты, социаль һәм культура проектлары иясе булды, ә быел "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" республика бәйгесендә 3 нче Аксубай урта мәктәбе өченче урынга лаек булды.
Бу мәктәпнең барлык уңышларын да газета битләрендә әйтеп үтү мөмкин түгел. Аның иң мөһим байлыгы-укытучыларның көчле, дус, бердәм коллективы һәм аның акыллы җитәкчесе.
БДИны йөз баллга тапшырган укучыларны хәзерләгән Зинаида Козлова, тәҗрибәләр үткәрми торып химия нигезләренә төшенеп булмый, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев