Укучылар – Аксубай горурлыгы
Мәгариф

Укучылар – Аксубай горурлыгы

Аксубайның 3 нче санлы урта мәктәбе укучылары район тупланмасына искитмәле уңыш китерделәр. Тугызынчы сыйныф укучысы Алинә Фәизова җәмгыять белеме буенча олимпиадада - төбәк этабы җиңүчесе, 10 сыйныф укучысы Ксения Павлова призер булды. Аларны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Удиярова әзерләде. Өченче мәктәп геройларны көчле алкышлар, шарлар һәм чәчкәләр белән...

Аксубайның 3 нче санлы урта мәктәбе укучылары район тупланмасына искитмәле уңыш китерделәр.


Тугызынчы сыйныф укучысы Алинә Фәизова җәмгыять белеме буенча олимпиадада - төбәк этабы җиңүчесе, 10 сыйныф укучысы Ксения Павлова призер булды. Аларны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Удиярова әзерләде.

Өченче мәктәп геройларны көчле алкышлар, шарлар һәм чәчкәләр белән каршы алды. Сыйныфташлары, директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп директоры җиңүчеләрне кочаклап алып, ихластан котлауларын җиткерделәр. Алинә белән Ксения дә, Татьяна Георгиевна да күз яшьләрен тыеп кала алмадылар.

- Әлбәттә инде, без призерлар исәбенә керүне максат итеп куеп әзерләндек, - дип уртаклашты Татьяна Удиярова. - Ә инде, җиңүченең Аксубайдан булуын игълан иткәч, сүзсез калдык, ә аннан соң, залда утырган профессорлар, жюри әгъзаларының көчле алкышларыннан тәэсирләнеп, шатлыгыбыздан елап җибәрдек. Иксез-чиксез шатлык, горурлык хисләре кичердек.

-Бу канунлы нәтиҗә, - дип саный мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева. - Татьяна Георгиевна укучылары өченче ел рәттән тарих һәм җәмгыять белеме буенча олимпиада призерлары булдылар. Бу педагог үзен тулысынча балаларга багышлый, үзенең фәнен яхшы белә, укучыларны да әлеге фән белән кызыксынырга, җиңүгә омтылырга мәҗбүр итә. Бу җиңү мәктәп кенә түгел, район тупланмасына да сизелерлек өлеш.

-Татьяна Георгиевна үзенең бөтен буш вакытын безгә багышлады, ярдәм итте, киңәшләрен бирде, - дип сөйлиләр Алинә белән Ксения. - Кирәкле әдәбиятны тәкъдим итте.

Олимпиада алдыннан соңгы кичә кызлар өчен аерым дулкынландыргыч булды. Алар төне буена әзерләнделәр, ә юлда бераз ял итеп, уй-фикерләрен тупларга өлгерделәр.

-Һәр әти-әни дә үз баласына ышана, - дип фикерләре белән уртаклашты Алинәнең әнисе Фәридә Фәизова. - Әмма Татьяна Георгиевна шалтыратып, җиңү турында әйткәч, бу минем өчен көтелмәгән хәл, әйтеп бетергесез шатлык булды. Әлбәттә инде, әлеге уңышта талантлы укытучының да хезмәт өлеше, тырышлыгы зур.

-Укучыларның кызыксынучанлыгы зур роль уйный, - дип билгеләп үтте Татьяна Удиярова. - Балаларның барысы да талантлы. Бары тик үз фәнең белән "эләктереп" алырга, алар белән даими шөгыльләнергә, мөстәкыйль рәвештә белемне баетырга, критик фикер йөртергә өйрәтергә кирәк.

Сүз уңаеннан, Татарстанның берничә югары уку йортыннан кызларга тәкъдимнәр бар инде. "Мондый студентлар безгә бик кирәк, сез - безнең киләчәк", - дип үзләренә чакыралар югары уку йортлары. Әмма әлегә кызлар кайда укырга теләүләрен сер итеп калдыралар. Алинә Фәизованы җәмгыять белеме һәм тарих буенча Россия дәрәҗәсендәге интеллектуаль көрәш көтә. Исегезгә төшерәбез, ул төбәк этабы олимпиадасында икенче урынны алды, әмма баллар аермасы зур булмаганлыктан жюри әгъзалары аңа Татарстанны тәкъдим итәргә киңәш бирделәр.


Нет комментариев