Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем бирү сыйфаты безгә бәйле

Традиция буенча августта мәгариф системасының узган елдагы эшенә нәтиҗә ясала. Конференция алдыннан мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина кайбер нәтиҗәләр белән уртаклашты. Районда 33 белем бирү учреждениесе эшләп килә, шул исәптән 17 се-урта, 7 се-төп, 8 башлангыч мәктәп. Аларда 3741 укучы белем ала. - «2012-2015 елларда гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь...

Традиция буенча августта мәгариф системасының узган елдагы эшенә нәтиҗә ясала.

Конференция алдыннан мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина кайбер нәтиҗәләр белән уртаклашты.
Районда 33 белем бирү учреждениесе эшләп килә, шул исәптән 17 се-урта, 7 се-төп, 8 башлангыч мәктәп. Аларда 3741 укучы белем ала.
- «2012-2015 елларда гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау» республика программасы исемлегенә районның 13 мәктәбе керде,-дип башлады сөйләшүне Әминә Кәримовна. -Димәк, түбәләр, тәрәзәләр, коммуникацияләр алмаштырыла. Ә инде идәннәрне алмаштыру, стеналарны буяу кебек эшләр үз көчебез белән башкарыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 23 мәктәпкә 1 миллион 603 мең сумлык спорт җиһазы, 1 миллион 120 мең сумлык спорт инвентаре кайтарылды.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе киң популярлык алды. Эшмәкәрләр һәм фирма җитәкчеләре дә катнаштылар.
Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү
Райондагы мәктәпкәчә белем бирүнең 30 учреждениесендә һәм биш "Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы" комплексында 1156 бала тәрбияләнә. Районда яшәгән бәләкәчләрнең 63,9 проценты балалар бакчасына йөри, 261 бала үз чиратын көтә. Яңа уку елы башына 1-3 яшьтәге 99 бала балалар бакчасында урын белән тәэмин ителмичә калды. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе бакчаларында урыннар бөтенләй юк диярлек (100 урынга 127 бала). Район үзәгенең төньяк-көнбатыш өлешендә яңа заманча балалар бакчасы төзү проблемасы килеп туды.
"Киләчәк" белем бирү үсеше стратегиясе" нигезендә мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен компьютерлар һәм мультимедияле техника белән тәэмин итү буенча эш алып барыла. 2012 елның сентябрендә район балалар бакчаларына 555450 сумлык проекция җиһазы кайтты.
Башлангыч белем бирү
Башлангыч белем бирүгә ФГОС кертелү сәбәпле, укыту-тәрбияләү процессын оештыру шартларына карата таләпләр артты. Норма буенча финанслау шартларында еракта урнашкан авыллардагы мәктәпләрдә тиешле шартлар тудыру авыр булачак. Ата-аналарның, укучыларның фикерен, юллар торышын һәм башка факторларны исәпкә алып, районда "2010-2013 елларга авылларда гомуми белем бирү учреждениеләре челтәрен үстерү" программасы алып барыла. Көн саен 12 автобус 27 авылда яшәүче 467 баланы база мәктәпләренә ташый.
Кадрлар составы
Узган елда йөздән артык укытучы аттестация үтте. Әмма кайбер белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, методист-хезмәтләре укытучыларның квалификацияләрен күтәрү буенча дәүләт сәясәте бурычларын тулысынча үтәмиләр.
-Белем бирү сыйфаты нәкъ менә укытучының һөнәри әзерлегенә һәм квалификациясенә бәйле,-дип ассызыклап үтте Әминә Вәлиуллина. -Шуңа бәйле рәвештә укытучы кадрларны аттестацияләүне белем бирүнең сыйфат күрсәткечләре, БДИ, ГИА нәтиҗәләре белән тыгыз элемтәгә куярга кирәк.
Быел "Ел укытучысы-2013" республика бәйгесендә 3 нче Аксубай урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Дәүләтшина республиканың иң яхшы ун куытучысы исемлегенә керде. Мөнирә Аюпова, Валентина Прохорова, Елена Дормидонтова, Владимир Королев-укытучыларның беренче дистанцион олимпиадасы призерлары булдылар. Районда биш инглиз теле укытучысы - Бөекбританиядә, икесе АКШта стажировка үтү хокукына ия булды.
Мәгарифне мәгълүматлаштыру
Районның барлык мәктәпләре электрон журнал алып баруга күчте һәм яңа уку елы башыннан гади журналдан баш тарту көтелә.
2013 елның февраленнән район мәктәпләре укучыларын "IT-чемпион" республика бәйгесендә катнашуга әзерләү актив алып барылды һәм бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләре буенча безнең районның 3 укучысы кыйммәтле бүләкләргә ия булды.
-"Киләчәк" республика бәйгесе һәм мәктәпләрне үстерү Программасы, аларның материаль-техник базасын ныгыту Аксубай муниципаль районының мәгариф системасы хезмәткәрләрендә иртәгесе көнгә ышаныч уята. Бердәм тырышлыгыбыз, һәр хезмәткәрнең профессиональлеге, җаваплылыгы бәрабәренә район мәгариф системасы яңа уңышларга ирешер, дигән өметтә калабыз, -дип йомгаклады әңгәмәне Әминә Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев