Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

13 миллион – мәктәп әзер

Быел Иске Кыязлы урта мәктәбенә капиталь ремонт ясалды. Әлбәттә инде, акча да күп сарыф ителде. Мәгариф һәм фән министрлыгы моңа 12 миллион 100 мең сум акча бүлеп биргән. Район фондыннан 500 мең сум акча кергән. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясендә Иске Кыязлы мәктәбен тәмамлаучылар актив катнаштылар һәм 354 мең сум...

Быел Иске Кыязлы урта мәктәбенә капиталь ремонт ясалды. Әлбәттә инде, акча да күп сарыф ителде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы моңа 12 миллион 100 мең сум акча бүлеп биргән. Район фондыннан 500 мең сум акча кергән. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясендә Иске Кыязлы мәктәбен тәмамлаучылар актив катнаштылар һәм 354 мең сум акча, төзелеш материаллары бүләк итттеләр. Дөрес, эш күләме дә зур иде.
Мәктәп түбәсе тулысынча алмаштырылган: яшелләнеп беткән иске шифер урынына профнастил җәелгән. Пластик тәрәзәләр күз явын алып тора. Быел балалар бинада урнаштырылган санузелларга да куанырлар. Барлык ишекләр дә алмаштырылган, яңа идәннәр җәелгән. Мәктәпнең фасадын да танырлык түгел-искергән кирпеч ике төстәге металлсайдинг беләнт ышлана.
-Бу эшләрнең барысын да бүлеп бирелгән средстволар исәбенә башкардык,-дип сөйли мәктәп директоры Минзөфәр Мөдәрисов. -Әлбәттә инде, без барлык иганәчеләргә дә рәхмәтле, район башлыгы, бертуган Алмас һәм Илшат Заһидуллиннар аеруча зур ярдәм күрсәттеләр. Укытучылар да үзләреннән өлеш керттеләр. Кабинетларны тулысынча алар ремонтладылар. Ата-аналар да читтә калмады.
Яңа уку елы башлануга бер атна калды, тик монда Белем көнен тулы әзерлек белән каршы алуларына ышаналар. Хәзер монда коридорларны, мәктәп территориясен тәртипкә китерәсе һәм җиһазларны урнаштырасы гына калган. Без килгән көнне биредә эш кайный иде. Укытучылар, техник персонал стеналарны буяу, идәнгә плитә җәю белән мәшгуль иделәр. Һәркайсыныйң күңеле күтәренке, чөнки аларны мәктәп язмышы берләштерә.
-Территория коймасын да алмаштырырга планлаштырабыз, безнең мәктәпне тәмамлаган эшмәкәрләр бүләк иткән яңа капканы куячакбыз,-дип фикерләре белән уртаклашты мәктәп җитәкчесе.
1 сентябрь көнне Иске һәм Яңа Кыязлы, Кызыл Тау авылларыннан йөзләгән укучы тулысынча яңартылган мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев