Аксубай районыннан сугыш ветеранын язмыш ныклыкта сыный
Ганиев Вәлимхамәт Абделгани улы 1921 елның 21 маенда Аксубай районының Иске Кыязлы авылында туа.
Ул Ганиевлар гаиләсендә төпчек бала була. Авыл мәктәбендә дүрт сыйныф тәмамлый, алага таба укуны дәвам итү мөмкинлеге булмый. Ул елларда эшче куллар бик мөһим була. Шуңа күрә кечкенә Вәлимхамәткә зур гаиләне туендыру өчен эшләргә туры килә.
Сугышка кадәр бер ел кала аны армиягә алалар, һәм ул беренче тапкыр туган якларыннан чыгып китә. Приморский хәрби округының Артем шәһәрендә аның хезмәте башлана. Ярты елдан соң аны Көнбатыш Украинага җибәрәләр. 22 июнь көнне сугыш башлануын ул Польшадан 20 чакрым ераклыкта булганда ишетә.
Вәлимхамәт Ганиев Мәскәүне немецлардан азат итүдә, 1943 елда Орел-Курск дугасы өзелешендә барган сугышларда катнаша. Илне 2 Балтыйк һәм 3 Белоруссия фронтлары составында фашистлардан азат итеп, Германиягә барып җитә һәм «Мәскәүне саклаган өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Германия капитуляциясеннән соң, Маньчжурияне азат итүдә катнашып, Порт-Артурга барып җитә.
Әмма сугыш тәмамланганнан соң да өенә тиз генә кайтмый әле. Сугышчан хезмәте өчен «Японияне җиңгән өчен» медале һәм Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Валимхамәт Ганиев авылына сугыштан соң 3 ел үткәч кенә кайта. Өйдә аны начар хәбәр белән көтәләр: әти-әнисе үлгән була. Ачы югалту кайгысына карамастан, гаилә кора.
Тормыш иптәше Әминә Галиулла кызы белән 10 балага гомер бирәләр. Кызганычка каршы, дүрт балалары авырып үлә.
Язмыш һәрвакыт Вәлимхамәт Абделгани улын ныклыкта сыный. Гомере буе ул алны-ялны белми эшли, йортлар һәм иҗтимагый объектлар төзи. Лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә.
Әмма сугыш вакытында алган яралары тынгылык бирми. Ганиев Вәлимхамәт Абделгани улы 84 яшендә бакыйлыкка күчә.
Фото гаилә архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев