Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Уңышны җыеп алуга әзер

2016 ел урагы башлануга санаулы көннәр генә калды. Әлеге җаваплы мизгелгә кадәр игенчеләрнең барысы да ышанычлы әзерлектә булырга тиеш: урып-җыю комплексы да, яңа уңышны кабул итәчәк объектлар да, кешеләр дә. Район кыр комплексының урып-җыю эшләренә әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Руфит Гарифҗанов...

2016 ел урагы башлануга санаулы көннәр генә калды. Әлеге җаваплы мизгелгә кадәр игенчеләрнең барысы да ышанычлы әзерлектә булырга тиеш: урып-җыю комплексы да, яңа уңышны кабул итәчәк объектлар да, кешеләр дә.

Район кыр комплексының урып-җыю эшләренә әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Руфит Гарифҗанов һәм Дмитрий Горшунов, агрохимия хезмәте вәкиле Равил Гыйматдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, Дәүләт техник карау идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, механикалаштыру буенча консультант Рамил Фәттахов.

Бәя бирү комиссиясе эшне "Аксубай" агрофирмасының "Мюд" бүлеге ындыр табагы складын караудан башлады. Объект яңа уңышны кабул итүгә әзер - аның тышкы күренеше, складлардагы тәртип тә шул турыда сөйли. Биналар эшкәртелгән, эшчеләр бүген-иртәгә яңа уңышны кабул итүгә әзер.

Бу көнне Аксубай-Нурлат автотрассасыннан үтеп йөрүчеләрне Аксубайга чык- кан якта тупланган урып-җыю техникасы җәлеп итте. Әлеге агрофирманың "Аксу" бүлеге комбайннары тигез саф булып әзерлек линейкасына бастылар. Комиссия әгъзалары аларның һәркайсын карап чыкты. Суктырганда бөртекнең сакланышына үткәрелгән тест та яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Комбайнчылар белән гади аралашу булды. Тикшерүдә катнашучылар аларның әлеге катлаулы чорда уңышлы эшләүләрен теләделәр. "Аксубай" АФ" ның "Луч" бүлеге машина-трактор паркында тикшерү комиссиясен кыр корабларының тигез сафы каршы алды. Экипаж составында яшьләр дә күп - нигездә Аксубай техникумының чыгарылыш укучылары.

- Быел урак өсте гади булмаячак, - дип мөрәҗәгать итте игенчеләргә районның агросәнәгать комплексы җитәкчесе Миниршат Алимов. - Игеннәр яхшы үсте, иң мөһиме ашлыкны югалтуга юл куймаска.

- Мин әлеге механизаторлар белән өченче ел эшлим, - дип сөйли агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Алар намуслы хезмәтчәннәр. Һава торышына бәйле чәчү озакка сузылды. Җиңел булмады, әмма без планлаштырылганның барысын да эшләдек. Игенчеләрнең һәркайсы үз бурычын аңлый, уңышны җыеп алу уңышлы үтәр дип ышанабыз.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле уракта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, быел уңышның узган елдагыдан бер ярым тапкырга күбрәк булуы көтелә, дип ассызыклады.

Агрофирмада урып-җыю техникасының уракка әзерлеген комиссия тулаем 96 балл белән бәяләде.

Үзара тикшерү комиссиясе "Актай" агрофирмасында да булды һәм техниканың кырга чыгарга әзерлеген бәяләде (93 балл), комбайнчылар белән аралашты, аларга уңышлар теләде.

"Аксу Агро" агрофирмасында урып-җыю эшләрендә катнашачак комбайннар һәм кыр техникасының чын парады үтте. Иске Ибрай авылы янындагы урман полосасында барлык техника тигез саф булып тезелеп басты. Болар Нью-Холланд, Полесье, Акрос, Дон-500 комбайннары һәм аларга хезмәт күрсәтүче транспорт паркы. Монда быелгысы ел уңышы - бөртеклеләрнең, азыкларның һәм югары табышлы культуралар - көнбагыш, орлыкка кукуруз, шикәр чөгендере үрнәкләре куелган иде. Исемлектәге соңгы культурага көзгә кадәр үсәсе дә үсәсе әле. Уңышны җыеп алуга, урып-җыю комплекслары әгъзалары хезмәтенә түләүгә кагылышлы барлык мәгълүматлар да тәкъдим ителде. "Аксу Агро" хезмәтчәннәре барлык марка комбайннарны да герметиклыкка сынау үткәрделәр. Уракта катнашачак игенчеләр белән очрашу җылы мохиттә узды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы, районның авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, инвесторлар аларга киңәшләрен бирделәр һәм уракның имин һәм югалтуларсыз үтүен теләделәр. Төп игътибар бирелгән тагын бер мөһим момент - эш дисциплинасы, производствода иминлек.

- Югары күрсәткечләргә ирешүгә омтылып, техника иминлеге турында да онытмаска кирәк, - дип мөрәҗәгать итте игенчеләргә "Аксу Агро" агрофирмасы җитәкчесе Вәлиҗан Җәлалетдинов. - Мул уңыш үстерүгә без зур тырышлык һәм көч куйдык. Хәзер исә безнең бурыч - аны кыска срокларда һәм югалтуларсыз җыеп алу!

"Аксу Агро" техниканы быелгы урак өстенә хәзерләүдә максималь 98 балл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев