Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Урып-җыюны төгәллиләр

Атна башында без «Аксу Агро» ООО ның «Иске Үзи» бүлегенә килгәндә, чөгендерчеләр шикәр чөгендерен соңгы гектарлардан җыеп алуны төгәллиләр иде. Белгечләр әйтүенчә, быел шикәр чөгендерен җыеп алу өчен авыр ел булды. Озакка сузылган тоташ яңгырлар әлеге эшкә үз төзәтмәләрен кертте. Чөгендер җыеп алу комбайннары татлы тамырны балчык эченнән алдылар дияргә...

Атна башында без «Аксу Агро» ООО ның «Иске Үзи» бүлегенә килгәндә, чөгендерчеләр шикәр чөгендерен соңгы гектарлардан җыеп алуны төгәллиләр иде.
Белгечләр әйтүенчә, быел шикәр чөгендерен җыеп алу өчен авыр ел булды. Озакка сузылган тоташ яңгырлар әлеге эшкә үз төзәтмәләрен кертте. Чөгендер җыеп алу комбайннары татлы тамырны балчык эченнән алдылар дияргә була, ә бу үз чиратында техниканың бик еш җимерелүенә китерде.
Әмма шуңа карамастан, «Аксу Агро» хезмәтчәннәре һәр көнне авырлыкларны җиңеп, урып-җыюның азагына якынлаштылар.
Быел хуҗалык игенчеләре әлеге техник культураны 3560 гектарга чәчкәннәр. Вакытында үткәрелгән агрочаралар бәрабәренә уңыш та мул булды. Элек игенчеләр гектарыннан 100-150 центнер татлы тамыр алган булсалар, быел исә зачет авырлык 330-350 центнер тәшкил итә. Атна башында «Аксу-Агро» ООО аграрчыларына уңышны 400 гектардан азрак мәйданнан җыеп аласы калган иде. Бу вакытка Нурлат шикәр заводына 50 мең тоннадан артык татлы тамырны тапшырганнар инде. Чөгендер мәйданнарында татлы тамыр өемнәре берничә чакрымнарга сузылды. Монда комбайнчыларның тырышлыгы зур. Күп функцияле өч «ROPA» комбайнында Наил Галиев, Фәрит Ногманов, Ирек Мостафин, Рәис Ильязов, Юрий Ваструков һәм Юрий Молодкин сменалап хезмәт куйдылар. Баш агроном Ислам Сәрвәров сүзләренә караганда, урып-җыю эшләрен тулысынча тәмамлау өчен инвестор тарафыннан аларга ярдәмгә тагын 6 комбайн җибәрелгән.
Шул ук вакытта продукцияне кырдан ташырга да кирәк. Моның өчен агропредприятие җитәкчелеге үз техникасын һәм шулай ук шәхси йөк автомашиналары булган кешеләрне дә җәлеп итте. Кырдан шикәр заводына көненә уртача 70-80 шәр рейс ясала. Механизаторлар Марат Гайнетдинов, Фәнис Сәйфетдинов «ROPA» төягечендә, Тәлгать Яруллин «Амкадор» төягечендә татлы тамырны машиналарга төяү белән мәшгуль.
Кырларда тәүлек әйләнәсе сак хезмәте оештырылган, механизаторлар вахта алымы белән эшли, алар кайнар аш белән тәэмин ителгән. Кырларда белгечләрнең сменалап кизү торуы алып барыла, күчмә ремонт бригадалары булдырылган.
Агрофирма игенчеләрен быел һава торышының көйсезлеге дә куркытмады. Киләсе сезонга шикәр чөгендерен чәчүгә 4000 гектарга якын мәйдан хәзерләнгән.

Рәсемдә: комбайнчылар Ф.Минвәлиев, Ф.Ногманов, Р.Ильязов баш агроном И.Сәрвәров белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев