Иске Кармәт авылында гомер итүче Мәрдиева Минҗамал Сәйфетдин кызына 90 яшь тулды.
Минҗамал Сәйфетдин кызы 1936 елның 19 августында Яңа Кармәт авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе фронтка китә, һәм һәлак була.
Сугыш аны иртә өлкәнәергә мәҗбүр итә, хезмәтнең, чыдамлыкның һәм үзара ярдәмләшүнең кадерен белергә өйрәтә.
Минҗамал туган авылында җиде сыйныф белем ала. Аннары Казанга китә һәм «ТатВаленка» итек фабрикасында үзенең хезмәт юлын башлый. Анда ул исәпкә алучы булып эшли, беренче һөнәри тәҗрибәсен туплый. Соңрак яшь кыз туган якларына әйләнеп кайта. Берникадәр вакыт район үзәгендә буфетчы булып эшли. Нәкъ менә шушында, туган районында, аның язмышы дәвам итә.
Минҗамал Иске Кармәт авылы егете Минталип Минвәли улына кияүгә чыга. Алар бергәләп кайгыртучанлык, хезмәт һәм мәхәббәт белән тулы, ныклы гаилә коралар – җиде балага гомер бүләк итеп, аларны да үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән, намуслы итеп тәрбиялиләр. Гаилә хуҗабикәсе озак еллар фермада савымчы булып эшләп лаеклы ялга чыга.

Бүген аның зур һәм тату гаиләсе — аның төп байлыгы һәм горурлыгы. Аның 4 кызы һәм 3 улы, 15 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар. Аларның һәрберсе — әбекәйнең зур тормыш тарихының дәвамы, аның мәхәббәте һәм кайгыртуының бер өлеше.
Минҗамал Сәйфетдин кызының җилкәсе артында — тугыз дистә еллык катлаулы, ләкин лаеклы тормыш. Анда авыр сугыш еллары, әтисен иртә югалту, авыр хезмәт, гаилә мәшәкатьләре һәм зур сынаулар булган. Ләкин ана булу шатлыгы, якыннарының мәхәббәте, оныкларының һәм оныкчыкларының үсүен күрү бәхете дә аны читләтеп үтмәгән.

Ветеранны күркәм юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов җылы котлады:
–Хөрмәтле Минҗамал Сәйфетдин кызы, Сез тормыш кыенлыкларын күп күргән, әмма авырлыклар алдында баш имәгән буын вәкиле. Алдагы көннәрегез дә бүгенгесе кебек якты һәм бәхетле булсын, якыннарыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсыннар, өегез балалар тавышы, онык-оныкчыкларыгызның елмаюы, гаилә җылысы белән тулып торсын, – дигән теләкләрен җиткерде һәм тантана сәбәпчесенә район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов та кугшылды.
Нет комментариев