Урак алдынгыларының берсе - "Аксу Агро" агрофирмасы механизаторы Алексей Кудряшов.
Бөртекле культураларны урып-җыю вакыты - киеренке һәм җаваплы чор. Ә анда катнашучылар исә - чын хезмәтчәннәр. Алексей Кудряшов игенчелектә 15 елдан артык хезмәт куя. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге сүзләренә караганда, ул үз һөнәренә чын күңеле белән бирелгән кеше. Шундый игенчеләр...
Урак алдынгыларының берсе - "Аксу Агро" агрофирмасы механизаторы Алексей Кудряшов.
Бөртекле культураларны урып-җыю вакыты - киеренке һәм җаваплы чор. Ә анда катнашучылар исә - чын хезмәтчәннәр. Алексей Кудряшов игенчелектә 15 елдан артык хезмәт куя. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге сүзләренә караганда, ул үз һөнәренә чын күңеле белән бирелгән кеше. Шундый игенчеләр хезмәте белән агрофирма да тотрыклы үсеш ала.
Алексей Петровичның һөнәренә илткән сукмагы авыр булмый. Чуаш Енорускиносы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң армиягә китә. Аннары Аксубай СПТУында (ул вакытта) тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Шуннан соң механизатор булып эшли башлый. Ел әйләнәсе төрле эшләр башкара: язын - сөрү эшләрендә, ашламалар кертүдә, ә җәй җитте исә - ашлык суктыру, печән пресслау, урак өсте тәмамланганнан соң - шикәр чөгендерен җыюда. Шулай килеп чыга инде: үзе чәчә, үзе җыя. Намуслы хезмәте белән һәр эштә яхшы күрсәткечләргә ирешә. Агымдагы елның урып-җыю эшләрен дә комбайнчы уңышлы башкара. Сезон башыннан КЗС комбайнында ул 3255 тонна ашлык суктырган. Бу - район буенча икенче күрсәткеч. Югары күрсәткечләргә ашлык суктыру 5 көнлеге нәтиҗәләре буенча комбайнчы 4 тапкыр район җитәкчелегеннән бүләккә ия булды.
- Авыл кешесе өчен - бу гадәттәгечә эш, - дип сөйли Алексей Кудряшов. - Ул җиңелләрдән түгел, әмма без кечкенәдән үк шулай эшләргә күнеккән. Ял турында уйларга иртәрәк әле, шикәр чөгендерен җыеп алганнан соң ял итәрбез.
Алексей Петровичның гаиләсе зур. Тормыш иптәше Любовь Геннадьевна белән алар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы улы полиция хезмәткәре һөнәрен сайлаган, Казанда яши. Үткән елда урып-җыю кампаниясендә Алексей Петрович икенче улы белән эшләгән, ул аның ярдәмчесе булган. Ә аннан соң шунда ук армиягә киткән. Быел көзен гаиләсе аның кайтуын көтә. Кызлары - медик һөнәрен сайлаган, Тольятти шәһәрендә белем ала.
Шулай бер эшне тәмамлап, икенчесенә тотынып көн арты көн үтә. Ләкин механизаторларның бурычы бер - нәтиҗә өчен тырышып хезмәт кую.
Нет комментариев