Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Пассажирлар зыян күргән

Район юлларында гыйнвар аенда ике һәлакәт булган. Беренчесе - Чистай-Аксубай-Нурлат юлының 49,9 километрында теркәлгән. 1957 елгы "Peugeot" автомобиле йөртүчесе Чистай ягыннан барганда имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайламаган, каршы хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыккан һәм 1962 елгы машина йөртүчесе идарә иткән "ВАЗ" автомобиле белән бәрелешкән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә...

Район юлларында гыйнвар аенда ике һәлакәт булган.

Беренчесе - Чистай-Аксубай-Нурлат юлының 49,9 километрында теркәлгән. 1957 елгы "Peugeot" автомобиле йөртүчесе Чистай ягыннан барганда имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайламаган, каршы хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыккан һәм 1962 елгы машина йөртүчесе идарә иткән "ВАЗ" автомобиле белән бәрелешкән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләре белән "ВАЗ" автомобиле пассажиры Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелгән.

Икенчесе Аксубай-Федоровка автоюлында теркәлгән. "ВАЗ" автомобиле йөртүчесе машина белән идарәне югалта һәм әйләнеп каплана, зыян күргән пассажир Нурлат шәһәренең үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Фото: s.vtambove.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев