Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Караңгыда күренерлек булсын өчен

Беренче июльдән Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә җәяүлеләрне караңгыда да күренерлек булырга мәҗбүр иткән үзгәрешләр үз көченә керде. РФ Юл хәрәкте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр җәяүлеләрнең торак чикләрдән тыш юлларда тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яки күз күреме начар булганда үзең белән яктылыкныкире кайтаргыч элементлар булуны һәм әлеге предметларны транспорт чараларын йөртүчеләргә күренерлек итү...

Беренче июльдән Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә җәяүлеләрне караңгыда да күренерлек булырга мәҗбүр иткән үзгәрешләр үз көченә керде.


РФ Юл хәрәкте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр җәяүлеләрнең торак чикләрдән тыш юлларда тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яки күз күреме начар булганда үзең белән яктылыкныкире кайтаргыч элементлар булуны һәм әлеге предметларны транспорт чараларын йөртүчеләргә күренерлек итү бурычын йөкли.


Редакциягә газетаның aksubayevo.ru сайтындагы электрон төрен укыган газета укучы Екатерина: « Мин автостоп белән сәяхәткә чыгарга телим. Ә аларны кайдан алырга соң?» - дип мөрәҗәгать итте.


Бу сорауны без Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гималтдиновка юлладык.


-Дәүләт автомобиль инспекциясе җәяүлеләрне яктылыкны кире кайтаргыч элемнтлар белән тегелгән киемнәр белән тәэмин итүне үз өстенә алмый. Өс киемнәре җитештерүчеләрнең күпчелеге яктылыкны кире кайтаргыч элементларны дизайнерлык эше буларак кулланалар - матур да, файдалы да. Ә төнлә юлдан хәрәкәт иткәндә, бигрәк тә балалар өчен, мондый элементлар белән тегелгән аркачыкларны әзер килеш сатып алырга кирәк, - дип аңлатма бирде районның баш дәүләт автоинспекторы. - Тагын шуны әйтеп үтәсем килә, чаралар үткәреп, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булып, без ЮХИДИ бүлеге исеменнән укучыларга бүләк буларак яктылыкны кире кайтаргыч беләзекләр өләшергә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев