Профилактика чоры
Гриппка каршы прививка ясау эше дәвам итә. -Аксубай районында 8300 кешегә прививка ясалырга тиеш, шул исәптән федераль бюджеттан 6900 кешегә һәм өстәмә чыганаклардан 1400 кешегә, - дип хәбәр итте Роспотребнадзор Идарәсенең төбәк бүлеге эксперт-белгече Андрей Тимирясов. - Район шифаханәсенә балалар өчен ике мең доза вакцина кайтарылды, шушы көннәрдә өлкәннәр өчен...
Гриппка каршы прививка ясау эше дәвам итә.
-Аксубай районында 8300 кешегә прививка ясалырга тиеш, шул исәптән федераль бюджеттан 6900 кешегә һәм өстәмә чыганаклардан 1400 кешегә, - дип хәбәр итте Роспотребнадзор Идарәсенең төбәк бүлеге эксперт-белгече Андрей Тимирясов. - Район шифаханәсенә балалар өчен ике мең доза вакцина кайтарылды, шушы көннәрдә өлкәннәр өчен дә вакцина кайтарылачак.
Гриппка каршы прививка ясау аеруча да 6 айлык балалардан алып, 60 яшьтән өлкән кешеләргә, хроник авырулардан иза чигүче һәм кискен распиратор вирус инфекцияләре белән еш авыручы затларга киңәш ителә.
-Хәзер гриппка каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт, чөнки бу чорда халыкның грипп белән күпләп авыруы күзәтелми, - дип билгеләп үтте белгеч. -Эпидемия башлануга кадәр кешенең иммунитеты ныгырга тиеш.
Прививканы район хастаханәсе поликлиникасында, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларында ясатырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев