Безнең газета дүрт яшьлек Марк Тимирясовка Германиядә йөрәгенә операция ясау өчен акча җыюны игълан итеп аның турында язган иде, хәзер ул савыгып килә. Исегезгә төшерәбез, сентябрь-октябрь айларында без Марк өчен хәйрия акциясе игълан иткән идек. Аны газета укучылар һәм социаль челтәрләрдә, бер-берсенә смс-хәбәрләр җибәреп, сайтка керүчеләр дә күтәреп алды. Акциягә...
Безнең газета дүрт яшьлек Марк Тимирясовка Германиядә йөрәгенә операция ясау өчен акча җыюны игълан итеп аның турында язган иде, хәзер ул савыгып килә.
Исегезгә төшерәбез, сентябрь-октябрь айларында без Марк өчен хәйрия акциясе игълан иткән идек. Аны газета укучылар һәм социаль челтәрләрдә, бер-берсенә смс-хәбәрләр җибәреп, сайтка керүчеләр дә күтәреп алды. Акциягә район җитәкчелеге, депутатлар, предприятие һәм оешмалар кушылды. Балалар сәнгать мәктәбе һәм районның мәдәният хезмәткәрләре ике хәйрия концерты оештырдылар.
Баланың язмышына битараф булмаган, олы йөрәкле һәм киң күңелле кешеләр көткәннән күбрәк булды. Маркка мәчеттә һәм чиркәүдә дә акча җыйдылар. Бәләкәч өчен төрле дин кешеләре гыйбадәт кылды, һәркем үзенчә баланың савыгуына ышанды. Хәтта чит илдә дә журналист-коллегаларыбызның ярдәм сорап шалтыратуына җавап бирделәр - якташыбыз, танылган фотограф Владимир Зотов Тимирясовларны Германия аэропортында каршы алды.
Марк Тимирясовка ноябрьдә операция ясалды. Ул ун сәгатькә якын дәвам итә һәм хирург Виктор Хряшко җитәкчелегендәге медицина хезмәткәрләре, бала тулы кыйммәтле тормыш белән яшәсен, кислородка мохтаҗлык кичермәсен өчен, хәлләреннән килгәннең барысын да эшләдек, дип ышандырганнар аның әти-әнисен. Тимирясовлар Германиядә бер айга якын булдылар.
Без исә, күз тиюдән куркып һәм операциядән соң тернәкләнү чорының ни дәрәҗәдә катлаулы булуын яхшы аңлап, сабый турында бернинди мәгълүмат бирмәдек, гәрчә Маркның әнисе - Владлена белән телефон аша даими сөйләшеп торсак та.
- Марк үзен яхшы хис итә, дөрес ярты елдан соң тикшерү үтәр өчен яңадан Германиягә барырга кирәк. Операция өчен түләгән "Русфонд" хәйрия фондына, безгә Германиягә бару һәм анда яшәү өчен акча җыйган, бала язмышына битараф булмаган һәркемгә тагын бер тапкыр олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип сөйли Маркның әнисе Владлена Тимирясова. -Кешеләргә безнең бәла хакындагы мәгълүматны җиткергәне өчен район газетасына да рәхмәтебез чиксез. Акча, баланың савыгуын теләп, карточкага, исәп-хисап счетына килде, таныш һәм таныш булмаган кешеләр урамда очрап, коллегалар акчаны кулга бирделәр, гомумән бөтен район ярдәм итте. Җыелган акча Гермниягә тагын барырга җитә. Бу вакытта без аксубайлыларның ни дәрәҗәдә бердәм һәм чит кеше бәласына битараф булмауларын аңладык. Ана йөрәгеннән чыккан ихлас рәхмәтемне белдерәм, балаларыгыз исән-сау булып үссен.
Нет комментариев