Яңа Кармәт авылыннан Камил Хәмитовка 90 яшь тулды
Яңалыклар

Яңа Кармәт авылыннан Камил Хәмитовка 90 яшь тулды

Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов җылы котлады.

 – Хөрмәтле Камил Ахун улы, хезмәтегез, район һәм республика үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз, – диде ул. – Сез шактый тормыш сынауларын узгансыз, фидакарь хезмәт куйгансыз, балалар тәрбияләп үстергәнсез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, көч-куәт һәм озак елларга җитәрлек дәрт телим.

Алексей Тимирясов юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл аксакалын Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров та җылы котлады, аңа иң изге теләкләрен җиткерде Камил Хәмитов 1936 елның 7 октябрендә Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә дөньяга килгән. Ул тугач, гаилә ике бала белән Яңа Кармәт авылына күченеп кайткан.

Аның балачагы авыр елларга туры килә. Әтисе Ахун Хәмит улы 1939 елда ук хезмәткә китә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Аның сугыш юлы турында гаиләгә бернәрсә дә билгеле түгел, ул хәбәрсез югалган дип таныла. Гаиләне кайгырту тулысынча әниләре җилкәсенә төшә ул гомере буе колхозда эшли.

Камил Ахун улы мәктәптә 7нче сыйныфка кадәр укый, ләкин сугыштан соңгы авыр чор булу сәбәпле, белем алуны дәвам итү кыенлаша, һәм ул колхозда эшли башларга мәҗбүр була.

Хәмитовлар гаиләсе архивыннан фото

1963 елда ул Минсафа Миңнекул кызына өйләнә, алар бергә 58 ел гомер кичерәләр.

1964 елда Камил Ахун улы Алабуга шәһәренә ветеринария белгечлегенә укырга китә. Ике ел укып, диплом белән кайта. Аннан соңгы барлык елларны авылда үз һөнәре буенча эшли. 1985 елда лаеклы ялга чыга.

Тормыш иптәше белән дүрт бала: өч ул һәм бер кыз үстерәләр. Ике улы һәм кызы Аксубай районында яшиләр, бер улы гына – Чаллыда. Бүген Камил Ахун улының 12 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.


Нет комментариев