«Юность» универсаль спорт залында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды («Б» төркеме).
Аксубай районы данын әлеге ярышларда берьюлы ике команда – 2012-2013 елгы кызлар җыелма командасы һәм 2014-2015 елгы кызлар командасы лаеклы яклады.
Безнең яшь спортчыларыбыз өчен турнир ныклыкка, характерга һәм команда рухына чын сынау булды. Республиканың иң көчле коллективларына каршы уйнап, Аксубай баскетболчылары тактик яктан грамоталы, көйле уен күрсәттеләр. Мәйданчыктагы киеренке көрәш лаеклы нәтиҗә бирде. Ике команда да бронза медаль яулап, мактау пьедесталына күтәрелде. Бу район өчен әһәмиятле казаныш – берьюлы ике пьедестал һәм ике бүләк, алар районның спорт трофейлары копилкасын тулыландырды.
Турнирда Полина Бокарева үзен ачык күрсәтте. Беренчелек нәтиҗәләре буенча ул ярышларның иң яхшы сакчысы дип танылды
Нет комментариев