Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе биргән мәгълүматларга караганда А/Н1N1/09 (халыкта дуңгыз гриппы дип йөртелә) белән авыручылар Аксубай районында әлегә теркәлмәгән. Әмма ОРЗ һәм ОРВИ белән чирләүчеләр саны көннән-көн арта бара. - 1 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында ОРЗ һәм ОРВИ...
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе биргән мәгълүматларга караганда А/Н1N1/09 (халыкта дуңгыз гриппы дип йөртелә) белән авыручылар Аксубай районында әлегә теркәлмәгән.
Әмма ОРЗ һәм ОРВИ белән чирләүчеләр саны көннән-көн арта бара.
- 1 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында ОРЗ һәм ОРВИ авыруларының 112 очрагы теркәлде, - дип сөйли табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Александр Тимирясов. - 27 гыйнвар көнне генә дә авыру йоктырган 13 кеше теркәлде, шуларның 12се - балалар.
- Татарстанда гыйнварның икенче атнасыннан авыручылар санының артуы күзәтелде. Бу көтелмәгән күренеш түгел, - дип әйтте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина журналистлар белән очрашуда. - Шул ук вакытта Татарстанда респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемик булмаган дәрәҗәдә - барлык яшь категориясе буенча эпид чиктән 14 процентка түбәнрәк тәшкил итә.
Россиядә - 45 миллион, Татарстанда бер миллионнан артык кешегә гриппка каршы прививка ясалган.
- Бу кешеләрне грипп белән күпләп чирләүдән саклау өчен җитәрлек дәрәҗәдәге иммун катлам күләме, - дип билгеләп үтте Патяшина. - Россия галимнәренең тикшерүеннән күренгәнчә, бүген РФ һәм ТРда хөкем сөргән вирус вакцинага салынган варианттан аерылмый. Вакцина саклый. Роспотребнадзор мәгълүматларыннан билгеле булганча, 2015-2016 елларда тулаем ил буенча грипп белән авыручылар арасында прививка ясатучылар юк.
- Аксубай районы хастаханәсе стационарында карантин игълан ителде, - дип хәбәр итте хастаханәнең баш табибы Ратмир Мустафаев. - Бу хәлне аңларсыз дип уйлыйм, чөнки әлеге чара стационар пациентлары иминлеге өчен кертелде.
Баш табиб шулай ук хастаханәгә вируска каршы препаратлар һәм битлекләрнең җитәрлек күләмдә кайтарылуын билгеләп үтте. Стационарда өстәмә урыннар булдырылган.
Грипп - кышкы чорга һәм зур тизлектә таралуга хас кискен респираторлы вирус инфекциясе. А/Н1N1/09 төркеменә кергән "дуңгыз" гриппы аерата куркыныч тудыра.
А/Н1N1/09 гриппы тудырган авыруның төп билгеләре сезонлы гриппныкы кебек үк: авыру кискен башлана; югары температура, ютәл, туңып калтырау; аяк-кулларның хәлсезлеге, шул ук вакытта күзләрнең авыртуы да күзәтелә; тамак шешә.
- Грипп авыруның катлаулы формалары үсеш алу һәм өзлегүләр белән куркыныч. Гадәти грипптан аермалы буларак, өзлегүләр авыруның икенче яки өченче көнендә үк билгеле була, - дип кисәтә район хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Нәкъ менә үпкә өзлегүе, грипп белән авырганда кеше үлеменә китерә дә инде.
Куркынычлык төркеменә өч яшькә кадәрге балалар, йөкле хатыннар, 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр, симерү һәм хроник авырулардан (бронхиаль астма, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары) интегүчеләр, иммунитеты түбән булган, шул исәптән, ВИЧ-инфекцияле һәм эчкечелектән җәфаланучылар керә.
- Грипп белән авырган очракта, һичшиксез, өйдә калырга, табибны өйгә чакыртырга һәм ул билгеләгән даруларны кулланырга, - дип искәртә Ратмир Мустафаев. - Дәвалаучы табибның барлык киңәшләрен үтәргә: өзлегүләргә юл куймас өчен даруларны вакытында даими кабул итәргә, урын өстеннән тормаска. Шулай ук сыеклыкны (чәй, мүк һәм нарат җиләге эчемлекләре, минераль сулар) күпләп эчәргә. Гриппны дәвалауда иртә срокта (авыру йоктырганнан соң беренче ике көндә) вируска каршы терапия төп кагыйдә булып тора.
Вируска каршы препаратларны иртәрәк кабул иткән саен сырхауның авыр формалары һәм өзлегүләр куркынычы да кими.
Профилактикалау: гриппны кисәтүнең иң нәтиҗәле алымы - көзге чорда ОРВИ авыруы таралганчы вакцина кадату. Грипп авыруы ачыкланган кешедән бер метр ераклыкта торырга; кулларны сабын яки составында спирт булган сыекча белән юарга; ютәлләгәндә авыз-борынны кулъяулык белән капларга; күз, борын һәм авызга кул белән кагылмаска; ишек бауларын, өстәл өсләрен, идәннәрне көнкүрештә кулланылган чаралар белән даими сөртеп, йогышсызландырып торырга; кешеләр күпләп йөргән урыннарда булырга тырышмаска; торак биналарны ешрак җилләтергә; грипп белән авырган кеше яткан биналарда битлек киеп йөрергә.
Брифингта катнашучы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин "очрашу вакытында кочаклашудан, үбешүдән һәм кул бирешүдән баш тартырга" киңәш итте.
Нет комментариев