Район үзәк китапханәсенең уку залында "Алмаз чигеш" мастер-класс үтте. Аны китапханәнең даими укучысы Миләүшә Рамазанова үткәрде. Ул әлеге төр сәнгатьтә яңалык кертүче булып тора, чөнки моңа кадәр үзен алмаз чигеш остасы дип белдерүчеләр булмады. Миләүшә чарага килүчеләр белән шөгыльләнү чорында ирешкән тәҗрибәсе белән уртаклашты, үзенең берничә эшен тәкъдим итте, алар...
Район үзәк китапханәсенең уку залында "Алмаз чигеш" мастер-класс үтте.
Аны китапханәнең даими укучысы Миләүшә Рамазанова үткәрде. Ул әлеге төр сәнгатьтә яңалык кертүче булып тора, чөнки моңа кадәр үзен алмаз чигеш остасы дип белдерүчеләр булмады. Миләүшә чарага килүчеләр белән шөгыльләнү чорында ирешкән тәҗрибәсе белән уртаклашты, үзенең берничә эшен тәкъдим итте, алар арасында сәйләннән ясалган әйберләр һәм топиарий (бәхет агачы) әйберләре бар иде. Искитмәле эшләр күпләрне сокландырды. "Кул эшләренең "Алмаз чигеш" төре безнең район тормышына кереп китәр һәм һәр йортта бәхет агачлары пәйда булыр, - дип саныйлар китапханә хезмәткәрләре. Оста үзе әйткәнчә, топиарий - туйга менә дигән бүләк. Ул - бәхетле гаилә тормышы символы.
Нет комментариев