“Саклаучы булып тумыйлар“
Яңалыклар

“Саклаучы булып тумыйлар“

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы редакциясе Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Саклаучы булып тумыйлар" иҗат эшләренә бәйге оештыра. Бәйге бүгенге көннән aksubayevo.ru - "Аксубай" сайтында башланып китә. Бәйгегә үзеңнең бабаң, әбиең, карт әтиең, карт әниеңнең сугышчан юлы турында мәкалә (фотосурәт белән) җибәрергә. Эшләр 2016 елның 19 февралендә 16.00 сәгатькә кадәр кабул...

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы редакциясе Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Саклаучы булып тумыйлар" иҗат эшләренә бәйге оештыра.


Бәйге бүгенге көннән aksubayevo.ru - "Аксубай" сайтында башланып китә.

Бәйгегә үзеңнең бабаң, әбиең, карт әтиең, карт әниеңнең сугышчан юлы турында мәкалә (фотосурәт белән) җибәрергә. Эшләр 2016 елның 19 февралендә 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә, бары тик электрон төрдә, бары тик selnew@mail.ru электрон адреска "Бәйгегә" тамгасы белән. Бәйгедә 7 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Бәйге кагыйдәләре белән aksubayevo.ru сайтында танышырга мөмкин.

Җиңүче 2016 елның 19 февралендә 16.00 сәгатьтән старт алып, 2016 елның 23 февралендә 16.00 сәгатьтә төгәлләнгән укучыларның тавыш бирүләре ярдәмендә билгеләнә. Җиңүченең исеме 2016 елның 24 февралендә 16.00 сәгатьтә игълан ителәчәк.


Нет комментариев