Яңалыклар
Маршрутлар билгеләнгән
Бәлем бирү тармагы хезмәткәрләре җиң сызганып яңа уку елына хәзерләнәләр.
Башкарма комитет карары белән 2017-2018 уку елына мәктәп автобуслары маршрутлары расланган. 17 мәктәп автобусы 31 маршрут буенча хезмәт күрсәтәчәк. Автобуслар 570 мәктәп укучысын йөртәчәк. Машина йөртүчеләрнең барысының да эш стажы 3 елдан да ким түгел. Балаларны ташу өчен оештырылган транспорт...
Бәлем бирү тармагы хезмәткәрләре җиң сызганып яңа уку елына хәзерләнәләр.
Башкарма комитет карары белән 2017-2018 уку елына мәктәп автобуслары маршрутлары расланган. 17 мәктәп автобусы 31 маршрут буенча хезмәт күрсәтәчәк. Автобуслар 570 мәктәп укучысын йөртәчәк. Машина йөртүчеләрнең барысының да эш стажы 3 елдан да ким түгел. Балаларны ташу өчен оештырылган транспорт шулай ук ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш - автобус 10 елдан артык кулланышта булмаска тиеш, иминлек каешлары, тахограф һәм ГЛОНАСС спутник системасы белән җиһазландырылган булу мөһим. Безнең автопаркта балаларны 2007 елдан алып йөрткән өч автобусны алмаштырырга кирәк. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина хәбәр иткәнчә, министрлыкка заявкалар тәкъдим ителгән, яңаларының кайтуы көтелә. Исегезгә төшерәбез, өченче ел мәктәп автобуслары паркы бер автобус белән тулыланган иде, узган ел тагын ике автобус кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев