Балаларга прививка ясалган
Бүгенге көндә районда ике меңгә якын кеше грипптан прививка ясаткан. Нигездә, бу балалар. Якын көннәрдә вакцинаның өстәмә партиясе кайтырга тиеш. Район үзәк шифаханәсе баш табибы Рөстәм Шәрәфетдинов, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә, коллективта эшләүче коллегаларының сәламәтлеге турында уйларга һәм грипптан прививка ясатырга тәкъдим итә. "Вакцинация ярдәмендә безнең районда берничә елдан бирле...
Бүгенге көндә районда ике меңгә якын кеше грипптан прививка ясаткан.
Нигездә, бу балалар. Якын көннәрдә вакцинаның өстәмә партиясе кайтырга тиеш. Район үзәк шифаханәсе баш табибы Рөстәм Шәрәфетдинов, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә, коллективта эшләүче коллегаларының сәламәтлеге турында уйларга һәм грипптан прививка ясатырга тәкъдим итә. "Вакцинация ярдәмендә безнең районда берничә елдан бирле грипп буенча эпидемия чигенең артканы күзәтелми", - диде табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев