Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балаларга мәйданчык сайлагыз

Аксубайда үзара салым акчасына алты балалар мәйданчыгы төзеләчәк. Алар Ким клубы янында, Горький урамы буенча (элеккеге нефтеразведканың спорт мәйданчыгы территориясендә), "Кояшкай" балалар бакчасы, Шоссе урамындагы 15нче йорт янында, Ленин урамындагы 12нче йорт ишегалдында һәм "Колобок" балалар бакчасы артындагы паркта урнашачак. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Башкарма комитеты редакциягә балалар мәйданчыклары проектларын...

Аксубайда үзара салым акчасына алты балалар мәйданчыгы төзеләчәк.

Алар Ким клубы янында, Горький урамы буенча (элеккеге нефтеразведканың спорт мәйданчыгы территориясендә), "Кояшкай" балалар бакчасы, Шоссе урамындагы 15нче йорт янында, Ленин урамындагы 12нче йорт ишегалдында һәм "Колобок" балалар бакчасы артындагы паркта урнашачак. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Башкарма комитеты редакциягә балалар мәйданчыклары проектларын тәкъдим итте һәм аксубайлыларга aksubayevo.ru сайтында, шәрехнамәләр калдырып, күңелләренә хуш килгән вариантларны үзләренә сайларга киңәш итә. Һәр тавыш мөһим, чөнки мәйданчыкларда сезнең нарасыйларыгыз уйнаячак, аның нинди булуын сез хәл итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев