Аксубайлыларны «Бөек Җиңү» бәйгесендә катнашырга чакыралар
Аксубай туган якны өйрәнү музее Бөек Җиңү көненә багышланган рәсемнәр һәм кул эшләре бәйгесе игълан итә.
5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге барлык теләүчеләрне катнашырга чакыра. Бәйгегә аның тематикасына җавап бирүче төрле техникада башкарылган рәсемнәр һәм кул эшләре кабул ителә. Эшләрне кабул итү – 20 апрельдән 12 майга кадәр.
«Бөек Җиңү» иҗат эшләре күргәзмәсе ачылышы һәм җиңүчеләрне бүләкләү Халыкара музейлар көнендә – 2023 елның 18 маенда узачак. Эшләр Аксубай туган якны өйрәнү музее ураншкан адрес буенча 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Фото: Аксубай туган якны өйрәнү музее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев