Аксубай районының киләчәгенә инвестиция: яшь агрономнарга эш башлау өчен 750шәр мең сум бирелде
Яңалыклар

Аксубай районының киләчәгенә инвестиция: яшь агрономнарга эш башлау өчен 750шәр мең сум бирелде

Атналык район киңәшмәсе алдыннан агросәнәгать комплексы өчен әһәмиятле вакыйга булды.

Район башлыгы Алмаз Мингулов туган җирдә эшләргә карар кылган өч яшь белгечкә бер тапкыр бирелә торган түләү сертификатларын тапшырды.

Районның агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү буенча дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Аксу Агро» ҖЧҖ агроскауты Алмаз Әхмәтов, «4 нче агрофирма» ҖЧҖ агрономы Камил Мусин, «Аксу Агро» ҖЧҖ агрономы Владимир Макаров 750 000 сумлык сертификатлар алдылар.

фото Зинаида Леонтьева

Бу ярдәм чарасы авыл хуҗалыгы белән үз язмышларын бәйләргә карар кылган максатчан юнәлешле студентларга һәм яшь белгечләргә юнәлтелгән.

– Район яшәешенең нигезе – кешеләрнең хезмәте, ә безнең туган җирдә иң төп кеше – игенче, – дип мөрәҗәгать итте Алмаз Мингулов җыелучыларга. – Уку йортларын тәмамлаган бу яшьләр – үзләренең һөнәри осталыкларын инде раслаган грамоталы белгечләр. Сертификат ияләре хезмәт куйган авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә егетләрнең компетентлы һәм җаваплы хезмәткәрләр булуын раслый.

Яшь булуларына карамастан, алар үзләренең эшлекле сыйфатларын күрсәтергә, яхшы теоретик базага ия булуларын һәм җитештерү эшендә тиз карарлар кабул итә белүләрен исбатларга өлгергәннәр.

Хуҗалыклар бүген хаклы рәвештә горурланган үсемлекчелек тармагындагы уңышларда аларның да өлеше зур.


Нет комментариев