Аксубай районында «Урманны саклыйк» акциясе узды
Яңалыклар

Аксубай районында «Урманны саклыйк» акциясе узды

Чабаксар участок урманчылыгы территориясендә «Урманны саклыйк» экологик акциясе кысаларында агачлар утыртылды.

Төбәкнең яшел байлыкларын торгызырга Аксубай урманчылыгы, Чабаксар участок урманчылыгы, Иске Кармәт авыл җирлеге Советы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре җыелды.

Чара 102нче кварталның 21нче бүлегендә узды. Бу көнне һава тыныч, кояшлы иде, эш яхшы барды. Акциядә катнашучылар бер көндә 5500 төп каен һәм 3700 төп корычагач– барлыгы 9200 төп яшь үсенте утырттылар. Еллар узгач бу урында ике гектарга якын мәйданда яшь урман барлыкка киләчәк.

Аксубай урманчылыгы архивыннан фото

Агачлар яхшы тамыр алып үсеп китсен өчен, белгечләр аларны кагыйдә буенча утырттылар. Үсентеләр кышны ничек үткәрерләр, моны язын урман эшчеләре тикшерәчәкләр һәм, әгәр берәрсе үсеп китә алмаса, яңаларын утыртачаклар.

– «Урманны саклыйк» акциясе урманчылык өчен күркәм традициягә әйләнде, – диде баш урманчы Андрей Ильмухин. – Әлеге акциядә районның урман эшчәннәре, хезмәт коллективлары вәкилләре белән бергә урман массивлары торгызыла, табигать баерак була бара, ә яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә.

Һәр утыртылган үсенте – киләчәккә өлеш кертү ул: берничә елдан соң бу урында яңа агачлар үсеп чыгачак һәм алар бер генә буынны сөендермәячәк.


Нет комментариев