Хезмәт һәм оешма җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсендә Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов Чирмешән һәм Аксубай районнарының яңа хәрби комиссарын тәкъдим итте.
9 октябрьдән хәрби комиссариатны майор Алмаз Шәйдуллин җитәкли.
Алмаз Шәйдуллинга 46 яшь, ул Казанда туып үскән. 1990 елларда Суворов орденлы Кызыл Байрак орденлы Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган.
Горький тимер юлының Казан бүлегендә 10 еллык эш тәҗрибәсе бар. 2025 елның декабреннән Питрәч районы хәрби комиссары вазифасын башкара. Алмаз Шәйдуллин – махсус хәрби операциядә катнашучы.
Яңа җитәкче сүзләренчә, алдагы хезмәттә өстенлекле юнәлешләр арасында яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча максатчан эш һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларны армиядә хезмәт итүгә сыйфатлы әзерләү. Комиссариат алдында зур бурычлар тора, һәм ике муниципаль районда эшләү системалы якын килүне таләп итәчәк.
Гаиләсе: Алмаз Рифхат улы өйләнгән, өч кыз тәрбияли.
Нет комментариев