«Волга Селект» ҖЧҖ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар исемлегенә керде
Яңалыклар

«Волга Селект» ҖЧҖ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар исемлегенә керде

Юридик затлар арасыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны тугыз ай нәтиҗәләре буенча Юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе халыкка чыгарды.

Шул рәвешле республика юлларында авария вәзгыяте тудырган машина йөртүчеләр белән көрәшергә карар кылынды.

Антирейтингта «Волга Селект» ҖЧҖдә – тугыз айда агрофирма йөртүчеләре юл йөрү кагыйдәләрен 102 тапкыр бозган.

Хокук бозучылар исемлеге хөкүмәт комиссиясе карары белән һәр ай нәтиҗәләре буенча яңартыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастырыла. Аңа эләкмәс өчен бары тик юл йөрү кагыйдәләрен генә үтәргә кирәк!


Нет комментариев