Аксубай районында 22 мең гектарга якын сабан культуралары чәчелгән
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчелгән мәйданнар көннән-көн арта бара.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннең 24 апрельгә оператив мәгълүматлары буенча, 22 мең гектарга якын сабан культуралары чәчелгән, бу планлаштырылган күләмнең 42 процентын тәшкил итә. Язгы бөртеклеләр 11555 гектар мәйданда (планга карата 49 процент), техник культуралар (рапс, көнбагыш) 9000 гектардан артык мәйданда (41 процент), азык культуралары 1356 гектарда (31 процент) чәчелгән. Игенчеләр чәчүне оптималь кыска вакыт эчендә тәмамларга омтылып, зур көч белән эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев