Аксубай муниципаль районы Советында авыл хуҗалыгы тарихын тәкъдим иттеләр
Яңалыклар

Аксубай муниципаль районы Советында авыл хуҗалыгы тарихын тәкъдим иттеләр

Район Советы бинасында архив бүлеге тарафыннан Архив эше буенча дәүләт комитеты планы нигезендә әзерләнгән күргәзмә җәелдерелде.

Экспозиция районның төп тармагы – авыл хуҗалыгының аякка басуына һәм үсешенә багышланды. Планеркада катнашучылар тәкъдим ителгән материаллар белән кызыксынып таныштылар.

Вакыттан саргайган кәгазьләр һәм рәсми хисаплар арасында чын ядкарьләр тәкъдим ителгән, аларның һәрберсе – чорның тере шаһиты. Үзәк экспонат 1942 елның 29 гыйнварында язылган чакыру билеты булды.

фото Ирина Гордеева

«Политбүлек сезне 1942 елның 29 гыйнварында район мәдәният йортында узачак беренче бригада партия конференциясендә катнашырга чакыра», – дип катгый язылган машинкада басылган текстта. Чакыру кәгазе Иванов Василий Ильич адресына язылган. Дистәләгән еллар аша безнең көннәргә кадәр сакланып калган бу кәгазь битнең өске өлешендә: «Фашист оккупантларына үлем!», дигән юллар бар. Бу документ – партия җыелышына чакыру гына түгел. Бу – сугышның иң авыр елында, 1942 елның карлы гыйнварында, уңыш, язга планнар, илне һәм фронтны ничек туендыру турында уйлаган тыл хезмәтчәннәренең какшамас рухы символы.

Сугыштан соңгы торгызу һәм зур төзелешләр чорын 1967 елның 10 октябрендә басылып чыккан район газетасы тәкъдим итә. Аның саргайган битләрендә урак өсте ударниклары турында репортажлар, җитештерү алдынгыларын котлаулар һәм кыр хезмәтчәннәре сурәтләнгән якты агитация плакаты бар. Шулай ук статистик мәгълүматлар китерелгән:

  • 1971 елда 13 колхоз һәм 4 совхозда 10881 кеше хезмәт куйган.
  • 1980 елда 17 колхоз һәм 4 совхозда 13506 кеше эшләгән.

Архивчылар төрле еллардагы рәсми документлар һәм материаллар җыелмасын тәкъдим иттеләр.


Нет комментариев