Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Волейбол буенча ярышларның йомгаклау туры узды

«Мәктәп волейбол лигасы» республика проекты кысаларында волейбол буенча ярышларның муниципаль этабы тәмамланды

Яңа Тимошкино төп мәктәбенең яшүсмерләр һәм кызлар командасы өченче ел рәттән дүртенче урынны яулый.

Мактау пъедесталының өченче баскычында – Савгач урта мәктәбенең яшүсмерләр һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай урта мәктәбенең кызлар командалары. Мактаулы өченче урында – Иске Ибрай урта мәктәбе һәм 3 нче Аксубай мәктәбе дружиналары.

Пъедесталның югары баскычын 1 нче Аксубай мәктәбенең яшүсмерләр һәм Иске Ибрай урта мәктәбенең кызлар командалары яулады.

Көч сынашу нәтиҗәләре буенча беренче урыннарны алган командалар ярышларның зональ этабында районны тәкъдим итәчәк. Турнирда җиде мәктәп катнашты.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев