Түбән Кама шәһәрендә укучылар арасында үткәрелгән республика спартакиадасының төбәк ярышларында Аксубай районын Иске Ибрай урта мәктәбе командасы тәкъдим итте. Рәис Бикушев кулы астында шөгыльләнүче спорчыларга уңыш елмайды. 2002-2003 нче елларда туган чаңгычылар, шулай ук бер яшькә кечерәк спортчылар арасында команда икенче урынны алды. "Тимераяк йөреше" стилендә Рәҗәп Мифтәхов җиңү яулады....
Түбән Кама шәһәрендә укучылар арасында үткәрелгән республика спартакиадасының төбәк ярышларында Аксубай районын Иске Ибрай урта мәктәбе командасы тәкъдим итте.
Рәис Бикушев кулы астында шөгыльләнүче спорчыларга уңыш елмайды. 2002-2003 нче елларда туган чаңгычылар, шулай ук бер яшькә кечерәк спортчылар арасында команда икенче урынны алды. "Тимераяк йөреше" стилендә Рәҗәп Мифтәхов җиңү яулады. Кызлар арасында финишта Алсу Сәрвәртдинова икенче урынга лаек булды, Илназ Сруров өченче урында. Классик йөреш буенча ярышта Гөлдания Гелметдинова бөтен көндәшләрен узып, финишка беренче булып килде. Хәким Кадыйров һәм Алсу Сәрвәртдинова өченче нәтиҗәгә ирештеләр. Аксубай спортчыларының спорт бүләкләре - кубоклар һәм медальләр.
Фото how-to-do-it.ru
Нет комментариев