“Россия чаңгы юлы“нда – район халкы
Спорт

“Россия чаңгы юлы“нда – район халкы

"Россия чаңгы юлы - 2017" XXXV Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында "Татарстан чаңгы юлы 2017" массакүләм республика чаңгы ярышлары Аксубай мәйданында кышкы спорт төрен ихлас яратучыларны җыйды.

Шулай ук "Россия чаңгы юлы"н хуплап, авыл җирлекләрендә чаңгы трассаларына йөзләгән мәктәп укучысы, яшьләр, эшләүче гражданнар һәм пенсионерлар чыкты.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мәгълүматларына караганда, район буенча спорт бәйрәмендә катнашучылар саны 3377 кешегә җиткән.


Ипподромда чын җиңелатлетчылар баталиясе колач алды. Монда зональ, республика һәм төбәк ярышларында призлы урыннарны яулаган районның иң яхшы спортчыларын күрергә була иде. Болар, беренче чиратта, үзләренең җитәкчеләре Рәис Бикушев белән Иске Ибрай гомумбелем бирү мәктәбеннән, Иске Тимошкино мәктәбеннән, Аксубай лицееннан, 3 нче Аксубай мәктәбеннән чаңгычылар командалары һәм шулай ук район үзәге оешмалары һәм предприятиеләреннән спорт сөючеләр.

Ярышларга старт бирер алдыннан җыелучыларны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җылы сәламләде. ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов уңышлар теләде.

Төрле яшь төркеменә бүленгән спортчыларның бер-бер артлы йөгерүе иң көчлеләрне ачыклады. Ләкин бу спорт көненең төп максаты булмады. Иң мөһиме - кешеләрнең күпләп катнашуы, ап-ак кар өстеннән салынган чаңгы юлыннан йөгереп узу, күңел көрлеге, күтәренке кәеф алу. Һәм шулай булды да.

- Безнең өчен иң мөһиме - катнашу! - диделәр финишка килгән мәгариф ветераннары. - Ярышлардан әйтеп бетергесез күтәренке күңел көче алдык һәм кыш беткәнчегә кадәр чаңгыда йөрергә карар кылдык.

Җиңүчеләр һәм призерлар финишта ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән бүләкләр - "Чаңгы юлы 2017" тамгасы белән спорт башлыклары һәм грамоталар алдылар.


Нет комментариев